Яңгырашлы үтерешләр

2016 елда Татарстанда 282 кеше үтерү очрагы теркәлгән. Аларның зур күпчелеге кыйнау, пычак белән чәнчү нәтиҗәсе. Әмма хәзерге вакытта сирәк очрый торган ысуллар белән кылынган шаукымлы җинаятьләр дә бар.

 

КАНСЫЗЛЫК

Узган ел май аенда Алёкина Поляна авылында ир кешенең хатыны өстенә янучан сыеклык сибеп, аңа ут төртүе турындагы хәбәр Тәтеш районында гына түгел, бөтен республикада таралды. Чынлыкта, адәм баласын тереләй яндыру булган мондый явызлык җинаять кодексында аеруча вәхшилек белән кылынган дип санала. Гәүдәсенең 60 проценты пешкән 47 яшьлек Елена Кудряшова исән булганга, 1971 елгы Юрий Томковка үтерүгә омтылыш ясауда гаепләү белдерелде. Барып чыкмаган җан кыю очрагы хакындагы җинаять эшен Тәтеш район суды карарга тиеш иде.

Ләкин әлеге шәһәрдә хөкем утырышлары булмады. Чөнки нәкъ 100 көн газап чиккән хатын-кыз 26 августта вафат булды. Димәк ки, гаепләнүче гамәлләре дә аерата кансызлык белән кылынган үтерү дип табыла. Һәм сирәк очрый торганнар рәтендәге җинаять эше Татарстан Югары суды карамагына тапшырыла.

...17 май көнне Е.Кудряшованың күршесе Валентина Козлова бакчасында бер төркем хатын-кызлар һәм ирләр бәрәңге утырта. Көндезге сәгать 12 ләр тирәсендә ихатасының арт капкасыннан чыгып, аларга таба килүче Еленаны күрәләр. Аның артыннан Ю.Томков та пәйда була. Хатынның йөзе-бите шешкән-пешкән икәнен шәйләп алган ирләр куа килүче Томковны аңа якын җибәрмиләр. Кызып китеп, аны сугып та егалар, типкәләп тә алалар әле. Чөнки Кудряшова иренең ниндидер сыеклык белән коендырып ут төртүен әйтә. В.Козлова ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Әйтүләренә караганда, ул район үзәгеннән чамадан тыш тиз – 3-4 минут эчендә килеп җитә. Бусы Томков үтенече буенча икенче бер хатынның сырхауханәгә алданрак хәбәр итүе нәтиҗәсе була. Чөнки фельдшер Миләүшә Шәрәфетдинова 23 минутта барып җиттек, ди. Ул шунда ук Еленага авыртуны баса торган укол кадый да, авыруны бакчадан ук районның үзәк сырхауханәсенә алып китә. Кудряшова аңа да ут төртү турында әйтә.

Әлеге җинаять эшендә зарар күрүченең тикшерү комитетының Тәтештәге тикшерүчесе Е.Ә. Ергизовага биргән ике күрсәтмәсе теркәлгән. Аларның беренчесе икенче көнне үк Тәтештә, икенчесе 8 июльдә республика клиник хастаханәсенең махсус үзәгендә алынган. Авыр хәлдәге Елена Казанга 23 майда китерелә. Әлеге аңлатмаларның эчтәлеге бер-берсеннән аерылмый диярлек. Кыскача гына әйткәндә, ул көнне салмыш ире ике стаканга көмешкә сала, аңа үзе белән эчәргә тәкъдим итә, ул баш тарткач, арттан килеп, өстенә “ниндидер зәһәр исле сыеклык” сибеп ут төртә, гөртләп кабынган хатын чәбәләнеп түр бүлмәгә уза, яна торган футболка, чалбарын салып диванга ыргыта, өстенә халат кия...

Юрийның күрсәтмәләре күп, алардагы үзгәлекләр, капма-каршы фикерләр дә җитәрлек. Әмма асылда алар барысы да тикшерү барышында расланган гаебен кире кагуга кайтып кала. Әйтүенә караганда, ул көнне иртүк фермадан төнге эштән кайта ул. Кәҗәләрне сауган арада, көтү чыгып киткән була, шуңа күрә аларны болынга кадәр үзенә чыгарырга туры килә. Шуннан соң абзарда калган кечкенә бәтиләргә шешә белән сөт имезү һәм башка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Ара-тирә өйгә кергәли, аның сүзләре белән әйткәндә, лаякыл исерек хәлдә диванда яткан хатынына берничә тапкыр көмешкә салып бирә. Аның әлеге янучан матдәне өстенә түгү мөмкинлеген дә искәртә. Бу кадәресе әллә ни икеләнү тудырмый.

Алга таба сөйләгәннәре генә, ким дигәндә, шик уята. Ишегалдында йөргәндә, өйдән Ленаның янам, коткарыгыз! дип чыр кычкыруы ишетелгәч йөгереп кердем, диванда яткан хатынының киемнәре яна иде, өстенә җәймә каплап сүндердем, ди ул. Беренче күрсәтмәләрендә күршеләргә кереп ашыгыч ярдәм чакырдым, ул Еленаны өйдән алып китте, Кудряшова бакчага чыкмады, шуңа күрә В.Козлова һәм аның “компаниясе” сүзен тыңламаска кирәк, чөнки алар исерек иде, дип бара. Әлеге бәян буенча фаҗигале хәл иртәнге якта килеп чыккан була. Алга таба әлеге ялганын ул үзе дә таный. Чөнки фельдшер Миләүшә авыру Кудряшованы кайчан һәм кайдан алып китүен әйтеп тора бит.

Кыскасы, хатын самогонны өсте­нә түккән дә, утны ялгыш газ плитә­сеннән, яисә тәмәкесе кабызганда элдергән дигән фикерне алга сөрә. Өстәвенә, әлеге вакыйгага күрше “мужигын” бутарга керешә. Имеш, иртә белән кәҗә куарга киткәч, аның Кудряшова өенә кергәнен күргән. Көтү куганда кереп чыккан ир кеше аркасында төш вакытында хатынга ут капкан булып чыга... Вакыйганы иртәнге сәгатьтә булды дип күрсәтергә маташуы да шуның белән аңлатыла булса кирәк.

Газ плитәсе турында күрше хатыннарына да сөйләнә ул. Юньләп аңлатып кына бирә алмый. Хатыннарның берсе аның үз телефоныннан шалтыратып чакыра ашыгыч ярдәмне. Һәм Томковка машина килгәнне капка төбендә көтеп торырга куша. Ләкин озак тора алмый ул анда. Чөнки хатынның бәрәңге бакчасына чыгып баруын күреп артыннан китә. Андагы ыгы-зыгы безгә мәгълүм инде.

Хәбәр полициягә авыру сырхау­ханәгә китерелгәч кенә барып ирешә. Исерек килеш йоклап яткан Томковны уятып алып китәләр. Суд аны сак астына ябарга карар кыла. Берничә көннән аны Кудряшова йортына алып баралар. Ул анда да алдан биргән күрсәтмәләрен раслап, ягъни ут төртүен кире кагып йөри. Әмма тикшерү барышында киресе дәлилләнә. Хикмәт зарар күрүче сөйләгәннәргә өстенлек бирүдә генә түгел монда. Экспертиза нәтиҗәләре, башка дәлилләр Томков әйткәннәрнең нигезсез икәнен күрсәтә.

Ничек кенә булмасын, әлеге бәхетсезлекнең хәмер аркасында килеп чыгуына шик юк. Бу хакта рәсми кәгазь булмаса да, Е.Кудряшованың ул көнне дә исерек булуы икеләнү тудырмый. Фельдшер М.Шәрәфетдинова аз гына ис килә иде дип бик сак әйтә. Табиблар бөтенләй сизмәдек, диләр. Авылдашлары да аны эштән чыккан эчкече дип атарга базмый. Күрәсең, бәхетсезлеккә дучар булган хатынны яманларга теләмиләр. Әмма кай ара Томков белән эчәләр иде дигән фикер күрсәтмәләрдә еш очрый, гомумән, аларның тел төбеннән Еленаның эшләмичә эчеп ятучы икәне аңлашыла. Ир заты да аның март аеннан бирле айныганы юк, дип бара. Әче бал куя да, аннан көмешкә куа, ди.

Алекина Полянада әлеге вакыйгага карата ике төрле караш яши. Берәүләр, мәсәлән, В.Козлова һәм ул көнне аның бакчасында булган кешеләр Кудряшованың сәрхүшлеген телгә алмаска тырышып, чит авылдан килеп йортка кергән Томковны яманлыйлар, аны эчкәч дуамаллана, хатынын кыйный торган зат итеп күрсәтергә омтылалар. Бу җәһәттән, Еленаның гыйнвар аенда иреннән качып күршеләрдә кунуын еш искә алалар. Әлбәттә ки, алар явыз Юрийның кансызлык кылуына да шикләнмиләр.

Ләкин авылда Томков хакында яхшы фикердә торучыларның, ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, Елена турында тискәре уйлаучылар да җитәрлек. Шунысы күзгә ташлана, болары, башлыча, тәртипле һәм дә аек кешеләр. Әлбәттә мактамыйлар алар Томковны, ләкин аның терлекчелектә эшләвен, туктаусыз хуҗалык эшләре белән кайнашуын күрәләр, Кудряшова йортының черегән тәрәзә рамнарын алмаштыруын мисалга китерәләр. Хезмәттәш ир-атлар, салган чаклары булса да, эшенә зыян китерми, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, диләр. Аңлашыла ки, хатын эшләмәгәч, гаилә Томков хисабына яши, ул коммуналь хезмәтләр өчен дә түләп бара. Эчә торган хатын-кызга карата мөнәсәбәт икеләтә начар бездә, шуңа күрә ир кеше хатынны асрый дип белдерүчеләр дә бар. Алар инде Томковның гаебен шик астына ала.

Ю.Томков – күрше Богдашкино авы­лы кешесе. Һөнәри уку йорты тәмам­лап, механизатор белгечлеге алган, армиядә хезмәт иткән, тракторчы, терлекче, көтүче булып эшләгән. Яшь чагында машина куып, аннан соң сыер урлап тотылган. Болары өчен хөкем ителмәгән, 30 яшендә кеше үтереп, 7 ел ярымга утыртылган. Колониядән кайткач та кеше кыйнаган өчен 8 айлык төзәтү эшләре бирелгән аңа. 2014 елда хуҗалык үзәге Удельное Нечасоводагы фатирын калдырып, янәшәдәге Алекина Полянада яшәүче тол хатын-үзеннән биш яшькә өлкәнрәк Елена белән тора башлаганнар. Әгәр ир затының үткән тормышындагы җинаятьчел гамәлләрен, икесенең дә хәмергә хиреслеген исәпкә алсак, һичшиксез, фаҗигале хәл килеп чыгу өчен шартлар җитәрлек булган монда.

Судта зарар күрүче буларак Е.Кудряшованың 28 яшьлек улы катнаша. Кама Тамагы районының Тәмте авылындагы “Император питомнигы” җәмгыятендә агроном булып эшли, шунда яши ул. Үги атаның холык-фигылен яхшы белгән Роман аның гаепле булуына шикләнми, аңа явызлыгына тиң җәза бирүне сорый.

Дәүләт гаепләүчесе Томков суд утырышларының берсендә хатыны өстенә көмешкә сибүен таныды, әмма ут төртүен кире кагуын белдерде. Әлеге фаҗиганең бәхетсез очрак, ягъни ут мәрхүмәнең үз саксызлыгы аркасында чыккан дип табылу мөмкинлеге һәм Ю.Томковның җәзадан котылу ихтималы юк дәрәҗәсендә иде. 21 февральдә Татарстан Югары суды, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аңа 17 еллык кырыс тәртиптәге колония билгеләде.

 

ЫК БУЕНДАГЫ ШОМЛЫК

Балыкчы кармакны көчле агымлы елганың тынычрак, култык сымак урынында салырга була. Биек ярдан төшеп, су буена килү белән таллар арасындагы шомлы табылдык балык чирттерү кайгысы калдырмый анда. Ык суында мәет булу турында хәбәр итеп, полиция килеп җиткәнне көтәргә туры килә.

Оператив-эзләү төркеме җансыз гәүдәне алып экспертизага озату белән аның шәхесен ачыклау һәм, әлбәттә, үтерүчене эзләү чаралары күрергә керешә. Аяклары бәйләнгән һәм тәнендә җәрәхәтләр шәйләнгән ир кешенең җинаять корбаны икәнлеге шик уятмый. Суд-медицина тикшеренүе исә 13 июнь иртәсендә табылган мәет бозыла башлау сәбәпле, үлемгә китергән төп сәбәпне тәгаен атый алмый, әмма мәрхүмнең суга тончыгып-буылып үлү мөмкинлеге кире кагылмый. Шулай ук аның кабыргалары сыну һәм баш җәрәхәтләре күрсәтелә. Шуңа күрә ир кешене кыйнаганнар һәм җинаять эзләрен яшерү ниятеннән исән килеш мул сулы Ыкка томырганнар дигән фикер туа.

Тикшерү комитетының Тукай районара бүлегенең тикшерүче-крими­налисты Сергей Камалиев кеше үтерү очрагы буенча җинаять эшен икенче көнне кузгата. Суда һәм яр буенда телгә алырлык дәлилләр табылмаса да, эзләү-тикшерү чаралары бик тиз нәтиҗә бирә. 15 июньдә әлеге җинаятькә катнашы булган дүрт ир-ат берәм-берәм аның сорауларына җавап бирә инде.

Мәрхүмнең 1957 елда туган Минзә­лә кешесе Наил Сафиуллин икән­леге мәгълүм булгач, иң беренче чиратта аның туган-тумача, аралашкан кешеләре арасында эш алып барыла. Наил дөнья күргән хатыны белән аерылышкан, ләкин өен ташлап китмәгән. Соңгы вакытта үзеннән 20 яшькә яшьрәк Ольга Калганова белән Минзәләдә фатир алып, 2016 елның мартыннан бирле хатынның район үзәге янәшәсендәге Воровский бистәсендәге йортында яшәгән. Ольганың дусты А.Сәерханованың әйтүенә караганда, Наил, никахсыз хатыны эшкә киткәч, Минзәләдәге өенә кайткан, ә кич белән яңадан аның янында пәйда булып куна калган. “Сожитель” ике атна буе күренми. Аны туганнары эзләп килгәч тә борчылмый, беркая да хәбәр итми яшь хатын. Бу хәл оперативникларны кызыксындырмый калмый. Ольга, аның 22 яшьлек кызы Юля, аралашкан хатыннарын сөйләштерә торгач, ачкыч булырдай мәгълүматлар алына.

Эш шунда ки, О.Калганова 2015 елның языннан бирле 1975 елгы тагын бер ир-ат белән “дусларча аралаша” икән. Хатын Н.Сафиуллин белән тора башлагач очрашуларга чик куйдык дисә дә, Филарис Хәмитов дигән бу кеше игътибар үзәгенә эләгә. Чөнки ирләр көндәшләр булып чыга бит. Тикшергән саен шик көчәя бара.

Өлкән яшьтәге кияү ирекле тормышка күнеккән яшь хатынның, кем әйтмешли, дилбегәсен кыска тота, ягъни эчүдән тыярга, тәмәке тартуын ташлатырга, “җиңелчә” хатыннар белән аралаштырмаска тырыша, ә тыңламаса дөмбәсләп ташларга да күп алмый икән. Шул сәбәпле Ольга апрель аенда “больничный”да булган, әмма полициягә хәбәр итмәгән. Чираттагы, төгәлрәге, соңгы “тәрбия” чарасы 30 майда үткәрелә. Ул көнне Н.Сафиуллин хатынын Алевтина дигән ахирәте белән М-7 юлындагы кибеттә очрата да машинасына алып чыгып утырта. Хәмер, тәмәке исен сизеп, кайтып җиткәнче үк бер-икене тамызып та ала, өйгә кайткач, ныклап эләктерә. Хатын тагын сырхауханәгә мөрәҗәгать итә, Сафиуллин 1 июнь көнне үзенең “Киа-Рио” машинасы белән чыгып китә дә кире кайтмый. Ә хатын исә сырхауханәгә дә, дус-ишләре янына кунакка да “Удача” такси фирмасында эшләүче Ф.Хәмитов машинасында йөри. Ир белән хатынның икесенә дә шик төшә хәтта.

Алдан ук искәртеп үтик, Сафиуллин фаҗигасында Калганованың гаебе юк. Закон күзлегеннән караганда шулай булса да, вакыйгага хатын-кыз мәсьәләсе этәргеч бирүен кире кагырлык түгел. Чөнки хатын ире кыерсыту турында сөяркәсенә җиткереп тора. Ул гына да түгел, кызы Ольга үзен Феликс дип йөртүче шушы адәмгә “үги әти”не акылга утыртуын сорап мөрәҗәгать тә итә әле. Әлбәттә, кыйнау, бигрәк тә, үтерү турында сүз булмады, бары тик сөйләшергә, кисәтергә генә куштым, ди ул. Сафиуллин юкка чыккач, Юлиягә шалтыратып, аяк-кулларын сындырып ташладым, дип рапорт та бирә әле ул. Хатын чәпчи башлагач, шаярттым, дип сүзне икенчегә бора.

Оперативниклар өстәмә рәвештә телефоннарны да тикшерә. Шул арада мәрхүм Сафиуллинның “Самсунг” телефоны Сәлахетдин Беков дигән көньяк кешесендә булуы ачыклана. Ә ул исә аппаратны кайнэнесе Виталий Тихонов бирүен әйтә. Димәк, тагын бер шикле адәм “калкып” чыга. Гомумән алганда, әлеге җинаятьне кыенлык белән ачыла торганнар рәтенә куеп та булмый. Хәзерге заманда Ык буендагы бу урында нинди телефоннар, ягъни кемнәр булуын да ачыкларга мөмкин бит. Аннан соң Феликсның әлеге җинаятьне кылуга “дары исе иснәмәгән” өч егетне тартуы да аңлашылмый. Соңрак, аларның айнышкач бу хакта кайбер якыннарына сөйләве дә мәгълүм була хәтта.

Кыскасы, Минзәлә полициясе Филарис Хәмитов һәм аның 22-23 яшьләрендәге кәсептәшләре Константин Ткаченко, Виталий Тихонов, Александр Королевны тотып яба. К.Ткаченко шунда ук тәүбә итеп килү дигән беркетмәгә кул куеп, барысын да сөйләргә керешә. Егетләрнең калган икесе дә аннан калышмый. Ләкин алары үзләрен бары тик күреп торучы итеп сурәтли һәм дүрт ай буена шаһит булып йөри. Ф.Хәмитов исә әлеге җинаятьтә катнашуын кире кага. Ләкин аның һәм К.Ткаченконың гаебе булу икеләндерми. 17 июньдә район суды аларның икесен дә сак астына алырга карар бирә. Бары тик октябрь аенда гына В.Тихонов һәм А.Королевның да карап торучылар гына булмавы тәмам ачыклана һәм алар да кулга алына.

Яшь егетләр Н.Сафиуллинның машинасы да Ык төбендә икәнен әйтәләр. Водолазлар 4-5 метр тирәнлектә түбә­сендә яткан “Киа-рио”ның тәгәр­мәчләренә трос беркетәләр. Аны сөзәг­рәк сул ярга, Актаныш районы ягына өстерәтеп чыгаралар. Ул чакта Минзәлә генә түгел, бөтен республикага Н.Сафиуллинны тере килеш багажнигына бикләгәннәр һәм машинасы белән батырып үтергәннәр дигән хәбәр тарала. Чөнки яшьләр шулайрак сөйли. Ләкин Сергей Камалиев хәлнең башкачарак булуын, машина хуҗасының суга алданрак ыргытылуын дәлилли. Бичара бәндә баласының ялыну-ялваруларына карамастан, аяк һәм кулларыннан тотып, аны 5 метр биеклектәге текә ярдан суга болгап ыргытучыларның озак вакыт гөнаһсыз шаһитлар булып иректә йөргән В.Тихонов белән А.Королев икәнлеген дә ачыклый ул.

Бу төп гаеплеләр шушы ике егет дигән сүз түгел, әлбәттә. Гомумән, җинаять тиз ачылса да, тикшерү органнарына кемнең нинди роль башкаруын дәлилләп, һәркайсына өлешенә тигән көмешен өләшү өчен шактый тырышлык куярга туры килә. Яшьләр үз гаепләрен киметеп, башканыкын күпертеп күрсәтү ниятеннән күрсәтмәләрен еш үзгәртсәләр дә, вакыйганың асылын ачып бирәләр. Бигрәк тә Ф.Хәмитовның башлап йөрүче икәнен дөрес сурәтлиләр. Ә ул исә “Минзәлә төрмәсе” дип йөртелә торган изоляторда да башка тоткыннар аркылы егетләргә яный, күрсәтмәләрен үзгәртергә куша, юкса “суд залында бер читлектә утырганда” яисә “зона”да башларына җитү белән өркетә.

Бу җәһәттән, Ф.Хәмитовка кыскача бәяләмә биреп үтү кирәктер. Беренче тапкыр 20 яшендә төркем белән талаган һәм армия хезмәтеннән качкан өчен хәрби суд тарафыннан 4 елга ирегеннән мәхрүм ителә ул. Минзәләгә кайтуына күп тә үтми, урлап тотыла да, тагын 2 ел ярымга колониягә озатыла. 2003 елда Минзәлә районы суды аны талаган һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен 6 елга утырта. Аннан соң ла 1 ел ярымлык шартлы хөкем ала ул.

Эшләмичә эчеп йөрүче хөрәсән түгел ул үзе. КамАЗ машинасында шофер, мәктәптә каравылчы булып та эшли, буш вакытларында “Удача” такси оешмасында үз машинасы белән йөреп акча таба. Хатыны, 7 яшьлек малае бар. Күргән-белгәннәр начар сөйләмиләр аның турында, ләкин исерек чакта дуамаллана торган гадәтен өйтүчеләр, хәтта дулап китеп, үз йортына ут төртә башлаганын искә алучылар да бар. Сүз уңаеннан яшь явызлар турында да әйтеп үтик. В.Тихоновның әнисенең ике ирдән дүрт баласы булган, ул ана хокукыннан мәхрүм ителгәч, кечерәк сабыйларны чит гаиләләргә биргәннәр, ә өлкәнрәк Виталий Матвеевка авылындагы “Тургай” приютында тәрбияләнгән. К.Ткаченко да шунда яшәгән. Биш балалы гаиләдә үскән А.Королев язмышы да кызыгырлык түгел. Өчесенең дә төпле хезмәт урыны юк.

2016 елның 1 июнь кичендә җыелып, сыра эчеп, шашлык ашап күңел ача егетләр. Шул көнне Ткаченко дусларын өлкән һәм абруйлы иптәше Ф.Хәмитов белән очраштыра. Үзен Феликс дип таныштырган абзый салмыш яшьләрне тиз җәлеп итә. Кемнеңдер хатын-кызны җәберләве турында сөйләп ала, ошбу “мужик”ка җәза бирергә җыенуын да сиздерә һәм җилкәнчектә теләктәшлек таба. Тиздән аның ВАЗ-21099 машинасына утырып, район сабан туе була торган аланга киләләр. Феликс Н.Сафиуллинга шалтыратып караса да, тегесе җавап бирми, күрәсең, кем икәнен белә. Шуннан соң, ул көндәше номерын К.Ткаченко телефонында җыя һәм Костяга ничек сөйләшергә икәнен өйрәтеп куя. Анысы Сафиуллин белән Дамир атлы танышы исеменнән сөйләшеп, машинам сазга батты, сүнде, дип аны ярдәмгә чакыра.

Ярдәмчеллеге аркасында үлеменә таба китә Наил. Әйтелгән урынга килеп җитүе белән аның машинасына Феликс кереп утыра, ызгыш-сугыш шунда ук башлана. Башлык барып ябышкач, өердәге иярченнәр дә читтә калмый. Бигрәк тә Ткаченко белән Хәмитов тырыша, әйтүләренә караганда, беренчесе җирдә яткан ир-атның кулын күтәреп тора, икенчесе шунда тимер таяк белән ора.

Хәмитов шушында көндәшеннән үчне алган, ниятенә ирешкән була, югыйсә. Әмма артыгын кыланып ташлауларын да чамалый. Ул безне сатачак, ди ул иярченнәренә, ягъни аны исән калдырырга ярамаганын белдерә. Бу Ткаченкода аеруча зур хуп­лау таба. Эт итеп кыйнап ташланган абзыйны үз машинасы багажнигына салырга Хәмитовка ул ярдәм итә, “Киа” руленә дә утыра. Ике машина белән Тулбай авылы янындагы күлгә дә барып карыйлар, текә яр, тирән су таба алмагач, Мәскәү-Уфа юлына чыгып, Актаныш ягына китәләр.

59 яшьлек ир кешене дөмбәсләү Ык буенда да дәвам итә. Аны багажниктан чыгаралар. Кайбер күрсәтмәләргә караганда, Сафиуллин ялыну гына түгел, 100 мең тәңкә акчасы булган банк картасын биреп котылырга да тели. Бусы дәлилләнми, ә менә суга томырганда, адәм баласының аңында булуы хак. Аннан соң иномарканы кабызалар, шул ук Ткаченко таяк белән газ тәбәлдерегенә баса, машина алга ыргыла һәм түбән мәтәлә.

Минзәләгә кайткач та, таң атканда бу урынга яңадан бара алар. Суда һәм яр буенда фаш итәрдәй сәбәпләр күзгә ташланмый. Аннан бары тик яр буе талларына эләгеп калу аркасында гына Камага таба китеп югалмаган үле гәүдә дә күренми...

Ф.Хәмитов яшьләрне “Драма театры” тукталышыннан алып китүен таный, ләкин чишмә буендагы ерткычлыкларда катнашмадым, Сафиуллинны машинасы багажнигына да алар салдылар, артларыннан куып җитә алмадым, шуңа күрә борылып Минзәләгә кайттым, Ык буена төнлә белән Ткаченко шалтыраткач кына бардым, өч малайны утыртып алып кайттым, ди. Кыскасы, анда ниләр булганын да белмәгән булып чыга. Әмма яшьләр тикшерү гамәлләре барышында күрсәтмәләрен Хәмитов алдында да раслыйлар.

“Квартет”ның берничә сәгать эчендә кылган гамәлләре РФ Җинаять кодексындагы 6 маддә кысаларына эләгә. Монда 10 мең тәңкәлек “Самсунг” телефонын талау, чит кеше машинасын алып китү, 630 мең сум торучы “Киа-рио”ны юк итү, кешене багажникка салып ирегеннән мәхрүм итү, уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ясау һәм, әлбәттә, шушы җинаятьчел гамәлләрне яшерү максатыннан төркем белән кеше үтерү дә бар. Ир-егетләрнең берсенә дә җиңел җәзага өметләнергә урын юк. Әмма таякның юан башы оештыручы Ф.Хәмитовка һәм 6 җинаятьнең барысында да гаепле дип табылган К.Ткаченкога төшәчәк.

Моны хөкем ителүчеләр үзләре дә аңлый. Шуңа күрә эшне присяжный утырышчылар катнашындагы суд каравын тәлап итәләр. Күрәсең, утырышчыларның мәрхәмәтле карарына өметләнәләр. Аларның гаепләрен танып торган затларны аклаган чаклары да булганы бар үзе. Ләкин бу юлы хөкемнең гаепләнүчеләр файдасына булачагына өмет юк. Җинаять эшен карау Татарстан югары судында 27 мартта башланды.

 

УЙНАШТАН ЧЫККАН ВӘХШӘТ

Каратун икмәк кабул итү пунктында эшләүче Г.Вахитова төш вакытында өенә кайткач, өч-дүрт көн күзгә-башка чалынмаган күршеләре хәлен белеп чыгарга була. Ишегалдына узып, хуҗаның аунап яткан курткасын алып читкәрәк куйгач, кире борылырга туры килә аңа. Чөнки өйдә кеше юк икәнен белдереп, өйалды ишеге келәсенә кадак һәм йозак элмәге тыгылган була.

Өйләдән соң хезмәт урынына килгәч тә, шул ук предприятиедә эшләп йөргән күршесе Х.Гыйлаҗев турында сораша ул. Хезмәттәшләре Хәмитнең биш көн күренгәне булмавын әйтәләр. Бу хәл Гөлүсә ханымны кичке якта кабат янәшә ихатага тарта. Ишегалдында шундый ук хәл күзәтелә, теге куртка да баскыч буенда ята. Бу юлы хатын йозак урынына эленгән тимерләрне алып ташлап, өйалды ишеген ача. Хуҗаның язылышмаган хатыны Гөлнарага кычкырып-кычкырып та җавап ишетелмәгәч, өйгә уза һәм түр яктагы дивандагы урын-җир әйберләре астыннан чыгып торган хатын-кыз аякларын күрә, тагын эндәшеп карый, аптырагач, аякларны тотып карый. Һәм аларның салкын икәнен тойгач, урамга йөгереп чыга. Иптәшкә узып баручы авылдашы Альберт һәм улы Айдарны да ияртеп кергәч, веранда идәнендә хатыны кебек үк өстенә юрган-киезләр ташланган Хәмит мәете ятуы да ачыклана.

1960 елгы Х.Гыйлаҗевның ни рәвешле үтерелүе экспертизага кадәр үк аңлашыла. Мәрхүм муенындагы рәсми кәгазьләрдә “буразна” дип йөртелүче бугалак эзе раслап тора моны. Шулай ук аның ишегалдында үтерелеп, верандага кертеп ташлануы да икеләнү уятмый. Чөнки сөйрәү-өстерәү эзләре, кан таплары шулай күрсәтә. 46 яшьлек Гөлнара Ведерникованың сулыш юлларын томалап һәлак ителүен дә чамалап була. Ләкин аның чыннан да авызын-борынын “йомшак әйбер” белән каплау аркасында җан бирүен тәгаен ачыклау өчен ике экспертиза үткәрергә туры килә.

Тикшерү комитетының Апас­тагы өлкән тикшерүчесе Айрат Мөхәммәдуллин шул ук 21 сентябрь көнне шәхесләре ачыкланмаган затларга карата ике кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата. Әмма бер тәүлек дигәндә, әлеге эштә “фигурант” пәйда була. 23 сентябрьдә аңа башлангыч гаепләү белдерелә, һәм суд япь-яшь егетне сак астына алырга карар чыгара. Бу якларда зур шаукым куптарган җинаять шулай тиз ачылса да, бер көн эчендә бик күпләр, хокук саклау органнары гына түгел, гади кешеләр, бигрәк тә дистәләгән ир-ат өчен олы мәшәкать чыгарып өлгерә.

Полиция эшне утырып чыккан, эчкече ир-атларны барлаудан башлый. Мәхшәр бергәләп эчкән шешәдәшләр арасында чыккан низаг нәтиҗәсе дигән фараз тикшерелә. Ләкин күз уңаена сәрхүшләр генә түгел, карап торырга тәртипле вә ышанычлы ир-атлар да эләгә. Мәсәлән, зур автохуҗалыкта КамАЗ йөртүче һәм электр челтәре белгече чынлап торып шик астына эләгә, ДНК-экспертиза өчен биологик үрнәкләре, бармак эзләре алынды. “Полиграф” буларак мәгълүм ялган детекторында тикшергәч, әлеге вакыйгага катнашлары булуы расланмыйча, ирләр “кара исемлек”тән сызып ташлана. Хикмәт шунда ки, оперативниклар мәрхүмнәр белән эчүчеләрдән тыш, 46 яшьлек Гөлнара белән чуала дигән яманаты чыккан ир затларына да тынгылык бирми. Алар исә халык сүзе һәм мәрхүмәнең җинаять урынында табылган телефоны буенча да ачыклана.

Әлеге парның хәмергә бәйлелеге һәм дә гүзәл җенесенең иренә, йомшаграк итеп әйткәндә, бигүк тугры булмавы аңлашылгандыр, шәт. Соңгысына гайбәт, арттырып сөйлиләр дип ышанмас идек тә, халык әйтсә, хак әйтә дигән әйтемне расларлык дәлилләр икеләнерлек урын калдырмый. Эчеп йөри торган хатын тотнаксызлыгы гаҗәп түгел инде ул. Эзләү-тикшерү барышында сорау алынган ирләр арасында аның белән уйнашлык кылуларын яшермәүчеләр җитәрлек. Каратунда яшәүче япь-яшь егет, мәсәлән, Гөлнара апа теләге буенча “периодически” җенси якынлык кылып килдек, дип тора. Хәмитнең бертуган абыйсы, хәл белергә дип өйләренә кергәч, “киленне” ялангач, таныш булмаган бер мужикны эчке киемнәрен киеп маташкан чакта очраттык, бу хакта әйткәч, энекәш ышанмады, диләр. Күрәсең, ир кеше бу хакта ишетеп туйган һәм хатынының ошбу галәмәтенә күнгән-күнеккән булган инде.

Болары да кеше сүзе генә, дисәк, җинаять эшендә кире кагып булмаслык документлар да бар. Генетик экспертизалар мәрхүмәнең җенес һәм кайбер башка әгъзаларыннан алынган биологик матдәләрнең бер генә түгел, ә бәлки берничә ир кеше, шул исәптән тотып ябылган теге егетнеке икәнен күрсәтүен искәртсәк, хатынның сөяркәләре берәү-икәү генә дә булмавы һәм аларның еш алмаштырылуы ачыклана. Без мәсьәләнең әхлакый ягына тикмәгә генә басым ясамадык. Фаҗигале хәлгә этәргеч биргән төп сәбәп нәкъ менә Гөлнара ханымның җенси йөгәнсезлеге белән бәйле кебек.

Аның соңгы сөяркәсе әлеге дә баягы телефон ярдәмендә табыла. Оператив хезмәткәрләр мәрхүмә аппаратында сакланган номерлар белән эшләгәндә, шикләнердәй затлар гына түгел, аның якыннары – Менделеев каласында яшәүче 1992 елгы кызы Ания Ведерникова, Чаллыдагы бертуганы кызы Маргарита Десятованы да ачыклый. Мәетне Менделеевка алып китү өчен Буадагы моргка килгән әлеге кызларны Апас полициясе хезмәткәрләре әңгәмә кормыйча гына җибәрми. Маргарита 20 сентябрьдә кичке сәгать 4 ләр тирәсендә апасы белән телефоннан сөйләшүен һәм Гөлнара Ведерникованың таныш булмаган номердан шалтыратуын әйтеп, чынлыкта, хәлиткеч мәгълүмат биреп куя. Мәетләр 21 сентябрьдә табылса да, оперативниклар ир белән хатын алдагы кичтә үтерелгән дип исәплиләр, димәк, ошбу чит телефон хуҗасында, ким дигәндә, мөһим мәгълүмат булырга тиеш. Сәгате-минуты белән ханымга телефонын биреп торган кешенең Каратунга тоташкан Биеш авылында яшәүче 19 яшьлек Сергей Золин икәне мәгълүм була. Егет исә шунда ук гаебен тану һәм тәүбә итү турындагы беркетмәгә кул куя.

Хәмит Гыйлаҗев – шул райондагы Әлмәндәр авылы кешесе. Армиядән кайткач, Нижневартовск шәһәренә эшләргә киткән. Себердә 10 ел чамасы яшәгәч, эчкән өчен эшеннән чыгаралар да, бу хакта белеп алган абыйсы Шәүкәт барып туган якларына алып кайта аны. Эшләмичә эчеп ятмый Хәмит, авылында терлекчелектә эшли, соңрак бөртекле ашлык кабул итү оешмасына урнаша. ХППдан әйбәт кенә торак йорт та биреп куялар үзенә. 1997 елда өйләнгән Роза атлы хатыны белән, туганнары әйтүенчә, эчкән һәм чит ирләр белән йөргән өчен җиде елдан аерылыша. Соңрак үзеннән 10 яшькә яшьрәк Гөлнара Ведерникова белән тора башлый. Мәнсезлек, тәртипсезлек ягыннан анысы да кимен куймый. Хатын Апас якларында Менделеев шәһәрендәге ире белән аерылышкач, төрмәдә дә утырып чыккач пәйда була.

... 2016 елның 20 сентябрендә дә Гөлнара, гадәттәгечә, салып йөри. Төштән соң исерек килеш Биештәге Золиннар йортына барып керә. Әлбәттә, тамак чылатырга исәп итә. Әмма гаилә башлыгы Николай, булса, үзем эчәр идем әле, дип, хәмер юк икәнен белдерә, кунак акча бирәм, кибеткә барып кайт, дигәч тә баш тарта. Шуннан соң өенә кадәр озатып куярга дигән сылтау белән уллары Сергейны ияртеп чыгып китә хатын.

Өенә кайткач та, болай да исерек хатын тагын эчә, туктаусыз “Союз-Аполлон” тәмәкесен пыскыта. Өстәл артында утырганда, үземнекендә акча юк, дип, кунак егеттән телефонын сорап алып, безгә мәгълүм булганча, Чаллыга шалтыратып ала. Сергей үзенең исерек хатын белән утыру сәбәбен Хәмит абый кайтканны көттем, аның белән ХППга эшкә урнашу мәсьәләсендә сөйләшәсем бар иде, дип акларга тырыша. Урысча бирелгән күрсәтмәләрендә дә ул аларны “Гульнара апа”, “Хамит абый” дип татарчалаштырып яза. Менә шул 25 яшьлек кызы, оныгы булган апа сарыла-сылана башлый да инде 19 яшьлек малайга. Алга таба булган хәлләрне тәфсилләп тормыйча, түр булмәдәге диванда, тикшерүче теле белән әйткәндә, “ике якның да ризалыгы белән җенси якынлык” кылынуын гына әйтеп үтик.

Менә шушы мәхәббәт уеныннан уймак чыга да инде. Чөнки 56 яшьлек хуҗа кайтып кереп, өсләрендәге юрганны алып ташлый аларның. Бу галәмәтне күргәч, үзен ир дип санап йөргән кешенең кабынып китүе гаҗәп түгел. Әмма яшь көндәшкә бер зыян да китерә алмый исерек абзый. Киресенчә, этешеп-төртешеп ишегалдына чыгып җиткәнче, үзенә нык кына эләгә аның. Аннан соң муенына элмәк салына. Кеше җаны тавыш-тынсыз кыела. Нигез күршеләр дә берни ишетми кала.

Өлкән тикшерүче А.Ф. Мөхәммә­дуллин С.Золинның бу гамәлен аңлы рәвештә үтерү дип таба. Әмма котырынган вәхши моның белән генә туктамый бит әле. Чөнки шаһит калуын аңлый һәм Җинаять кодексында тагын да авыррак саналучы җинаятькә бара, ягъни алдагы явызлыгын яшерү ниятеннән икенче кешене юк итә.

Исерек хатын өйалды баскычында иренең язмышы хәл ителгәч пәйда була. Күрәсең, үзенә дә чират җиткәнен аңлап бетерми, әллә ни тавыш та куптармый, качып китәргә дә омтылыш ясамый. Бер мизгелдә аркасы белән теге диванга барып төшә ул. Золин битенә мендәр каплап, каршылык күрсәтүен сындыру өчен өстенә ята аның...

Соңрак үткәрелгән химик анализ каннарындагы этил спирты микъдары буенча мәрхүмнәр икесе дә исерек кенә түгел, алкогольдән агулану хәлендә булган дип таба. Димәк, С.Золинга аларны җиңү өчен зур көч куярга туры килми. Ир кеше мәетен верандага өстерәп кертү генә җиңел булмый, тарткан чакта абзыйның курткасы да салына хәтта. Корбаннарының җансыз икәненә тәмам ышангач кына өсләренә чүпрәк-чапрак ташлап чыгып китә ул.

Әйтүенә караганда, канга буялган күлмәк-чалбар һәм җинаять коралы – җепне яндыра ул. Икенче көнне өйдә була. Кичкә таба Яшьлек урамындагы йортта аның вәхшилеге корбаннары табылу турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерә. Бу хакта ишеткәч, Золин ишекле-түрле йөри башлый. Аның бу халәтенә әти-әнисе дә игътибар итә. Икенче кичтә полиция килеп кергәч, малайның борчылу сәбәбе аңлашыла аларга.

Әнисе психик авыру буларак 2 нче төркем инвалид аның. Әмма Сергей сау-сәламәт булып үсә, Биеш мәктәбендә 9 сыйныфны ярыйсы гына тәмамлагач, Апастагы аграр көллияттә укып, тракторчы белгечлеге ала. Красноярск якларында ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп, 2016 елның июль башында туган якларына кайта. Әти-әнисе дә, психиатрик экспертиза да шушындый акылсызлык кылган егетне акылга камил дип саный.

Димәк, уйнаштан чыккан явызлыгы өчен кырыс җәза көтә аны. Ике кешене үтерү очрагын Татарстан Югары суды карый. Хөкем утырышлары 21 февральдә башланды. 20 мартта ике айдан 20 яшь туларга тиешле С.Н.Золинны 16 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары игълан ителде.

Наил ВАХИТОВ

Электронные версии

el versii 2

 

Полезные ссылки

prok rt

rt uslugi

u dom

kui mvd