Казанның явыз кызлары

Кеше үтерү кебек авыр җинаять  кылучылар арасында хатын-кызлар да бик ишле. Явыз кызлардан зарар күрүчеләрнең зур өлешен аларның ирләре тәшкил итә. Бу гөнаһсыз җаннар гына кыела дигәнне белдерми. Кагыйдә буларак, гаеп атта да, тәртәдә дә була чөнки.

 

ТУГАН КӨН ҺӘМ ҮЛГӘН ТӨН

Мондый фаҗигалар, гадәттә, эчкечеләр арасында килеп чыга. Казанда яшәүче Гөлнара һәм Ринат Гыйззәтовларны тормышның төбенә төшкән андыйлар рәтенә куярлык түгел. Алдан язылышмыйча гына тулай торакта Гөлнараның әнисе, энесе бүлмәсе күршесендә яшиләр, 2011 елда никахларын теркиләр. Хәзер Р.Зорге урамындагы йортта ипотекага алынган ике бүлмәле фатирда гомер итәләр. Гаилә башлыгы төзелештә эшли, хуҗабикә 11 һәм 5 яшьлек кызларын тәрбияләү белән мәшгуль. Өйләре чиста, балалары пөхтә булгач, әти-әни тату, гаилә нык дигән фикер туа.

Быел март аенда күрер күзгә тыныч гаиләдә килеп чыккан фаҗига киресен раслады. 34 яшьлек ханым балалары атасын чәнчеп үтерде чөнки. Хатын-кызның пычакка ябышуы тиктомалдан түгел. Димәк, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр алдан да киеренке булган, еллар буена җыелган ачу-нәфрәт бер мизгелдә ташып, бәреп чыгып, аяныч нәтиҗәгә китергән.

8 март көнне Ринатка 35 яшь тула. Шул уңайдан Гыйззәтовларда зур булмаган мәҗлес уза. Кунак­лар күп булмый, дуслары Илнар һәм Лариса, Гөлнараның туганнан туганнары Ләйсән ире, Алмаз хатыны белән килә. 30-35 яшьләрендәге дүрт пар күңелле генә утыра, төн уртасында яхшы кәеф, күтәренке күңел белән саубуллашып таралыша. Берәү дә хәвеф-хәтәр турында уйламый. Моның өчен бер генә сәбәп тә булмый чөнки. Ринат белән Гөлнара ул кичтә уйнап-көлеп аралаша, бер-берсенә үпкә белдерү, ачулану чалымнары сизелми. Кунакларның әйтүенә караганда, «юбиляр» алар килгәндә үк кызмача була, табында да, аракы эчеп исерә төшсә дә, мәнсезлекләр күрсәтми, хуҗабикә исә сыра йоткалап кына утырганга аек була.

Гөлнара һәм аның якыннары, ди­мәк, яклаучыларының әлеге фаҗи­ганы тикшерү барышында бир­гән күрсәтмәләре мәрхүмне яманлауга кайтып кала. Кыскача гына әйткәндә, Ринат эчкән, көнләшкән һәм хатынын җәберләгән, кыйнаган булып чыга. Гөлнараның әнисе, күршедә торганда да туктаусыз тавыш чыгара иде, аерым фатирга күчкәч, тагын да явызланды, ди. Дуслары Лариса Гөлнараның тән җәрәхәтләрен дару белән эшкәртүен, Ләйсән кыз туганының, исерек дуамалдан качып, алар фатирына килү­ләрен искә ала. Башка туганнары да шулайрак сөйли, 11 яшьлек кызлары Альбина да раслый моны. Шуңа күрә Гөлнара яклыларны аны аклау ниятеннән алдауда гаепләрлек түгел.

Шунысы хак, шаһитлар барысы да әлеге ызгыш һәм бәрелешләрнең ир-егетнең көнләшүеннән башлангыч алуына шикләнми. Әйтүләренә караганда, хатыны кибеттән озаграк торып кайтса да гауга чыгара, хәтта ул бәдрәф бүлмәсендә чит ирләр белән СМС-хат алыша, дип бәйләнә икән. 9 мартка каршы төндәге мәхшәр дә шул чирдән башланган кебек. Кунаклар киткәч, өстәл җыештырып йөрүче Гөлнарага Ләйсән шалтыратып, аларда сумкасын онытып калдыруын әйтә. Әлеге сөйләшүне Гөлнара, шаяртып, «хорошо, дорогой»!», дип тәмамлый. Ринатка хәләл җефете ир кеше белән сөйләште дип уйлау өчен җитә кала бу. Бераздан йокларга яткан хатынны чәченнән эләктереп өстери, кыйный башлый ул. Бусы да икеләнү уятырга тиеш түгел. Чөнки экспертиза Гөлнара тәнендә 18 шешкән-күгәргән урын булуын, бер учлам чәче йолкып алынуын белдерә. Ул гына түгел, әлеге мәхшәрнең бердәнбер шаһиты булган кыз бала да әйтеп тора.

Бичара бала әнисен яклап арага да кереп карый. Файдасы тими, әлбәттә. Әтисе читкә этәргәч егыла, әйтүенә караганда, әнисе кулында пычак күргәч, йокы бүлмәсенә кереп поса. «Уфылдап егылган тавыш ишеткәч чыктым, залдагы балкон ишеге буенда яткан әтине күрдем, - ди Альбина, - аның янына утырган әни, безне ташлап китмә, сине үтерәсем килмәде, дип өзгәләнә иде».

Төнге сәгать 2 нчедә подъездда ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышын ишетеп, иң алдан өч яшь егет килә, алар артыннан ук 1 нче катта яшәүче Денис күтәрелә. Соңгысы канга буялган хатын һәм ике кызчыкны күрү белән ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга керешә. Гәрчә муеныннан кан саркучы күршесенең хәле өметсез икәнен аңлый ул. Куркынган балаларны хатыны Венера өйләренә алып кереп юындыра һәм юата. Чөнки алар туктаусыз әтиләренең хәлен сораша. Ул арада полиция, эзләү-тикшерү төркеме килеп җитә. Гөлнараны наркология диспансерына исереклеген тикшерергә алып китәләр. Аның артыннан яңа 35 не тутырган Ринат Гызйзәтовның җансыз гәүдәсе суд-медицина экспертизасына озатыла.

Тикшерү комитетының Идел буе район бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнис Мансуров шул ук көнне аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата һәм 33 яшьлек Г.Гыйззатовага беренчел гаепләү белдерә. Мондый чакта гаепләнүче, кагыйдә буларак, сак астына алына. Ләкин суд, ике бала анасына ташлама ясап, аңа карата өйдә кулга алыну (домашний арест) дигән ирекне чикләү чарасы гына билгели. Тикшерү органнарының, Г.Гыйззәтова ирен күрәләтә һәм белә торып үтергән дип санап, аның гамәлләрен «Үтерү» дигән аеруча кырыс маддә кысаларына кертүе Гөлнара яклы шаһитлар күрсәтмәләре читкә этәрелә, ягъни ир кеше тәртибенең фаҗигага йогынты ясавы бөтенләй исәпкә алынмый дигән сүз түгел. Психиатрик экспертиза да гаепләнүченең даими рәвештә җәбер-золым күрү аркасында «киеренке хәлдә» булуын, ләкин җинаять кылган мәлдә үз гамәлләренең «иҗтимагый хәвефле» нәтиҗәләргә китерәчәген аңлаган дип белдерә. Ягъни ул аффект дип йөртелүче үз-үзен белештермәс хәлдә булмаган дип табыла һәм, чынлыкта, җиңелрәк җәза каралган маддә буенча хөкем ителү мөмкинлеге юкка чыгарыла.

Шулай ук хатын галәмәтләрен үз гомерен, сәламәтлеген саклау дип санарга да нигез табылмый. Бу җәһәттән, Гөлнара үзе сөйләгәннәргә кыскача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтүенә караганда, куркытырга гына уйлаган ул ирен. Шул нияттән, кухняга кереп, шкафтагы пычакны алган, залдагы тәрәзә буенда басып торган Ринат каршына килеп басып, әлбәттә ки, кычкырырга керешкән. Тегесе исә аның кулындагы хәтәр әйбергә әллә ни игътибар да бирмәгән, ягъни аны тартып алырга омтылыш ясамаган, ә бәлки чәчрәп чыккан хатынны тагын йодрыгы белән дөмбәсләргә керешкән. Менә шул мәлдә пычак эшкә җигелә дә инде...

Суд-медицина эксперты мәрхүмнең беләк һәм корсагындагы ике җәрәхәт­нең үлемгә катнашы булмавын, аның язмышын умрау сөяге тирәсендә муенга чәнчү хәл итүен ачыклый. Чөнки юан кан тамыры киселеп өзелгән, хәтта сул як үпкә зарарланган булып чыга. Шулай итеп, куркытам, туктатам дигән кеше бер генә дә түгел, өч мәртәбә кадаган булып чыга. Тикшерүче Ә.Мансуров хәлит­кеч мәлдә Г.Гыйззәтова тормышына, гомумән, куркыныч янамаган дигән нәтиҗәгә килә. Чөнки хатын кухняга кергәндә Ринат аны эзәрлекләмәгән, димәк, фатирдан чыгып китү, башка бүлмәдә бикләнү, ягъни котылу мөмкинлеге булган, ә ул исә, киресенчә, сәрхүш алдына барып басып, яңа бәрелешкә сәбәп тудырган. Тикшерү барышында барысы да бизмәнгә салына, хәтта, үтерү нияте булмагач, ни өчен кул астындагы хәвефсезрәк әйбер, мәсәлән, уклау түгел, ә шкафны ачып алынган пычак кулланылган дигән сорау да куела. Гөлнара исә, үтерергә теләмәдем, дип, гаебен өлешчә генә таный.

Сүз дә юк, аның өчен дә гомерлек хәсрәт, олы бәхетсезлек бу. Ул мәрхүм ире, аның якыннары, иң әүвәл, Ринатның Болгар каласында яшәүче әнисе Клара ханым алдында гына түгел, үзе үк атасыз калдырган балалары каршында да гаепле. Р.Гыйззәтовны холыксыз эчкече итеп күрсәтүче шаһитлар да аның балаларына карата бик яхшы мөнәсәбәттә булуын, аларга мохтаҗлык күрсәтмәвен әйтеп тора. Бары тик берүзе эшләүче гади төзүченең торак өчен ипотеканы түләп, коммуналь хезмәтләр һәм башка чыгымнарны каплап барырлык, гаиләсен тәэмин итеп торырлык акча табуына гаҗәпләнергә һәм мәрхүмне, кем әйтмешли, эттән алып эткә салучы кайберәүләр фикерен шик астына алырга гына кала. Искәртеп үтик, Р.Гыйззәтов – Чечня сугышында катнашкан кеше, моның өчен пенсия дә алган. 18 яшендә яу кырында үлем белән очрашкан егет әҗәлен үз өендә тапкан.

Тикшерү барышында зарар күрүче дип билгеләнгән Клара ханым Гайнуллова «беркайчан да эшләмәгән» килененең ызгышучан, тупас булуын мисаллар китереп сөйли, Ринатның Гөлнарага эчәргә ярамый, исергәч үз-үзен кулда тота белми дип әйтүен дә искә төшерә. Фаҗигадан соң үткәрелгән медицина тикшеренүе аның исерек икәнен белдерүен дә искәртсәк, баласын югалткан ана сүзләре нигезсез түгел дигән фикер туа. Хәер, моны Г.Гыйззәтова үзе дә раслады инде.

Идел буе район суды июль азагында Г.Гыйззәтованы аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепле дип игълан итте. Ул гомуми режимдагы колониядә тотылып, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ләкин япкынлыкка озатылмады. Чөнки суд әлеге җәзаны үтәүне 9 елга кичектерергә карар кылды. Аны кызганып түгел, әлбәттә, ә бәлки балалар хакына, ягъни кече кызга 14 яшь тулганчыга кадәр.

 

ПАРЛАШЫП ЭЧҮ ҺӘМ ЧӘНЧҮ...

Казанда ир белән хатын арасында килеп чыккан фаҗигале вакыйга гадәтиләр рәтеннән. Сәрхүшләр эчкәннәр, сугышканнар һәм, гадәттә­гечә, арадан берсе пычакка ябышкан. Төгәлрәге, хатын иренә 11 тапкыр чәнчегән. 1973 елгы Татьяна Мишагина – берничә тапкыр хөкем ителеп, хәтта ялган документ ясау, кулланучыларны алдау кебек чагыштырмача сирәк була торган җинаятьләр өчен дә җавап тоткан кеше. Ә соңгысында бергә эчкән дустына пычак белән кадап, аның саулыгына авыр зыян китергән өчен ике ел утырып, узган елның августында гына иреккә чыккан ул. Казанга кайту белән үзенә тиң ярны да тапкан, икесе дә пар килгәнгә, озын-озакка сузмыйча, Техника ура­мындагы тулай торакта Татьяна бүлмәсендә бергә тора башлаганнар.

Аларның тормыш-яшәеш рәве­шен күз алдына китерү өчен 22 март көненә кыскача тукталып үтү дә җитәр. Әйтүләренә караганда, иртәнге сәгать 10 да сыйланырга керешә алар. Алдан урамда, аннары өйләрендә салалар. Төштән соң, ямь өстенә нур өстәп, дигәндәй, шешәдәш дуслары Алексей Карачаев пәйда була. Буш кул белән түгел, ике ярты кыстырып килә. Дөнья түгәрәкләнә, кыскасы. Эчә торгач, 1972 елгы кунак утырган җирендә йокыга китә, ә хуҗалар эчүен дәвам иттерә.

Карачаев, төнге сәгать 3 нче киткәч, кисәк уянып китә һәм, иренә пычак белән кизәнгән хатынны күреп, «тукта!» дип кычкырып җибәрә. Инде Сергейны «тишкәләп» өлгергән Мишагина канлы пычакны тәрәзәдән ыргыта, өненә килгәндәй итеп, иренә ярдәм итәргә тотына, ашыгыч ярдәм чакыра. Җәрәхәтләрнең тугызы күк­рәк­кә ясалган була, ир кешенең ике җирдән үпкәсе җәрәхәтләнгән, аның куышына кан, һава тулганлыгы ачыклана. Шулай да табиблар 54 яшьлек ир-атны коткаралар. Бер атнадан тикшерүче сорауларына җавап бирерлек хәлгә килә ул.

Әмма вакыйганың бер өлешен исерек булганга хәтерләми, икенчесен аңын җуйганга күрә белми Сергей. Бары тик оперативниклар табып алган пычакны тануын белдерә. Шуңа күрә аңлатмасы ярым-йорты килеп чыга. Алданрак Т.Мишагина да күбесен хәтерләми, ләкин вакыт узган саен хәтере «яхшыра» бара. Әйтик, ике айдан соң кунак егеттән көнләшкән хуҗаның аны аяусыз рәвештә кыйный башлавын, шул явыздан саклану өчен пычак тотып болгануын исенә төшерә, кыскасы, җәрәхәтләр һөҗүмгә каршы торганда ясалды дип аклана.

Әлеге эшне тикшерүче Әнис Мансуров исә Мишагина Кайсаровны үтерергә керешкән, аны бары тик исерек хатынны А.Карачаев туктату һәм вакытында ярдәм күрсәтү генә коткарган дип саный һәм аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясауда рәсми гаепләү белдерә. Идел буе район судында хөкем утырышлары 18 сентябрьдә башланды.

Наил ВАХИТОВ

Электронные версии

el versii 2

 

Полезные ссылки

prok rt

rt uslugi

u dom

kui mvd