Җинаятьләр тезмәсе

Үтерү, урлау, наркотиклар белән сәүдә итү, тагын кеше җанын кыю... Соңгы елларда Кама Тамагы районында эшләнгән әлеге җинаятьләр барысы да бер кеше яисә оешкан төркем тарафыннан кылынмаган. Әмма аларны бер-берсе белән яхшы таныш яшьләр, шул исәптән балигъ булмаган авыл малайлары тарафыннан эшләнүе берләштерә. Шуңа күрә бер җинаять турында сөйли башлагач, икенчесен, өченчесен дә искә алмыйча булмый.

 

СӘЕР ХӘВЕФ

Сүзне 2014 елның көзендә Идел буендагы Куйбышев Затоны бистәсендә булган фаҗигадән башлыйк. 13 ноябрьгә каршы төндә ирле-хатынлы Морозенковларга һөҗүм итәләр анда. Пенсия яшендәге хуҗабикә пычак җәрәхәтләреннән дөнья куя, ир кеше чак кына үлемнән кала.

Полиция әлеге явызлыкка катнашы булган төркемне шул ул көнне тоткарлый. Җинаятьне 1984 елгы Максим Фарафонов кылуы ачыклангач, аның шешәдәш дуслары шаһит итеп калдырыла. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Андрей Россиев вәхшигә бер кешене үтерү, икенчесен үтерүгә омтылыш ясауда гаепләү белдерә. Алга таба аның тагын ике усаллыгы мәгълүм булып, җинаять эшендәге “эпизод”лар дүрткә җитә.

12 ноябрьдә Максим Б.Тюрин, А.Максимов белән көне буе эчеп йөри. Кичке якта район үзәгенә барып наркотик матдә алып куллангач, болай да исерек сәрхүшләр бөтенләй тилерә. Төннең икенче яртысында Мартынов дигән дуслары фатирында эчеп утырганда, Фарафонов өлкәнрәк яшьтәге В.Терехинның арт ягына пычак белән чәнчеп ала. Соңрак монысы өчен дә җавап тотарга туры килә аңа.

Әмма канкойгыч вакыйга иртәнге сәгать 4 ләр тирәсендә килеп чыга. Кече улларының бергә уйнап үскән дусты һәм елгачылар мәктәбендә В.Морозенков укыткан кеше булгач, ачалар аңа ишекне. Тиздән исерек наркоман гаилә башлыгын чәнчеп аяктан ега, аннан соң ире өстенә иелгән хатын-кызны тетеп ташлый. Кызганычка каршы, никадәр генә тетрәнсәк тә, мондый вәхшилекләргә гаҗәпләнмибез хәзер. Ләкин әлеге җан өшеткеч вакыйганың сәеррәк ягы да бар.

Эш шунда ки, өйдәге низаг күзе-башы акайган бәндә күптән түгел ремонт ясалган фатирдагы яңа җылыту радиаторын каерып ала башлагач куба. Хуҗаларны “зарарсызландыргач”, бер батареяны йолкып чыгарып, фатир гына түгел, бөтен подъездны пар, кайнар суга батыра ул. Ләкин ниятенә ирешә алмый. Шуңа күрә ошбу акылсыз гамәлгә ахырына кадәр җиткерелмәгән угрылык дигән бәя бирелә. Ә өйдә урлыйм, талыйм дигән кешегә әйбер җитәрлек бит. Нигә ул, әйтик, телевизорга барып ябышмаган, ә салкын ноябрь уртасында җылыту системасын ватарга керешкән дигән сорау тумый калмый. Сәрхүшкә радиатор юнәтергә дигән заказ бирелүе хакындагы фикер дә була. Кама Тамагы, Куйбышев Затоны бистәләрендә заказчының теге наркотик сәүдәгәре икәнлеге турындагы сүзләр дә йөри хәтта. Ләкин Фарафонов раслап тормагач, дәлилләү мөмкинлеге булмаган фаразга игътибар бирелми, хокук саклау органнары үлем агуы сатучы явызны боргалана алмаслык итеп каптыру өстендә эшлиләр. М.Фарафонов исә 2015 елның маенда 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

 

ЧИСТАРТУ КОРЫЛМАСЫН “ЧИСТАРТУ”

Шул чорларда районда тагын бер охшаш җинаять кылына. Бу юлы угрылар “Куйбышев Затоны коммуналь челтәре” җәмгыятенә карый торган бинадан 14 радиаторны салдырып алалар. Каракларның эзенә төшеп булмый, бары тик 4-5 айдан соң, 2015 елның мартында гына бурлыкка 1999 елда туган Владимир Комин, ул чакта 17 яшендә булган Наил Тохтахуновның катнашы булу турында оператив мәгълүмат алына.

Полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Гөлнара Кондратенко яшь шикләнелүчеләр белән әңгәмәне җиренә җиткереп, ягъни әти-әнисе катнашында уздыра. Соңрак алардан эчке эшләр органнары тикшерүчеләре Илнур Габидуллин, Сергей Семагин рәсми күрсәтмә алалар. Монда да яшүсмерләрнең әти-әниләре, адвокат һәм психолог катнаша. Балигъ булмаган затлар белән тикшерү чараларының ни дәрәҗәдә закон нигезендә узуы мәсьәләсенә соңрак тукталырга туры килер.

Угрылыкка килгәндә, малайлар барысын да таный. Әйтүләренә караганда, алар район үзәгендә йорт салучы эшмәкәр Рафаэль Гыйзетдиновка төзелеш эшләрендә булышканнар. 2014 елның 5 октябрендә хуҗа аларны, үз машинасына утыртып, чистарту корылмасына алып барган, торбаларны махсус корал белән үзе кискән. Кыскасы, алар өчәүләп, 12 шәр өлешле 14 радиаторны “Нексия”гә төяп, Гыйзетдинов йортына алып кайтып бушатканнар. Соңрак, аларны чәчрәгән буяудан арындырып, өйнең 2-3 нче катларында тоташтырып та куйганнар. Яшүсмерләр әлеге мөлкәтне ничек урлауларын күрсәтеп тә бирәләр. Мәсәлән, “Нексия”гә 14 радиаторны төяп бирәләр.

Әгәр малайлар сөйләгәннәрдә хезмәт хакы буларак бирелгән ике пакет наркотик һәм 1985 елгы “Рафа”ның аларга шундый тилерткеч матдә татытып каравы турындагы сүзләр булуын да искә алсак, әлеге кешенең хокук саклау органнары “аулый” торган әфьюн сәүдәгәре икәне аңлашылыр, шәт. Һәм югарыда телгә алынган Максим Фарафонов, аның заказын томанланган хәтеренә китереп, кайнар батареяларны каерырга керешкән дигән сүзләрнең нигезсез булмавы да күренер.

2015 ел язында фаш ителгән балигьлык яше тулмаган ике хөрәсәнгә бернинди дә куркыныч янамый үзе. Апрель азагында тикшерүче И. Габидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан амнистия нигезендә аларга карата җинаять эзәрлекләве туктатылуы, эшнең ябылуы турында белдерә. Малайлар судан коры чыга, ә менә наркотик матдә саткан өчен эләктерелеп, ул чакта Казандагы тикшерү изоляторында ятучы Р.Гыйзетдинов өчен чүп өстенә чүмәлә була бу. Чөнки аның эшендә урлау һәм балигъ булмаган затларны җинаятькә тарту турындагы тагын ике гаепләү пәйда була. Эшнең мондый борылыш алуы аны һәм аның яклыларны канәгатьләндерми, билгеле.

 

ЯЛГАН ӘВӘЛӘҮ

Нәтиҗә озак көттерми. 2015 елның сентябрендә РФ Тикшерү коми­тетының Югары Ослан районара бүлегенә Н. Тохтахунов һәм В. Коминнан гариза бирелә. Адвокат ярдәме белән хәзерләнгән әлеге язуда алар Гыйзетдиновның радиатор урлауда катнашуын кире кагалар, ә алдан биргән күрсәтмәләрен полиция хезмәткәрләре басымы астында бирелүен белдерәләр. Әлеге белдерү­ләре хаклыкка туры килмәгән очракта җинаять җаваплылыгына тартылачакларын әйтеп кул куйдыралар яшүсмерләргә.

Бу кәгазьне укысаң, полиция явызлыкларына исең-акылың китәрлек. Имеш, аларны Р.Гыйзетдиновка каршы сөйләргә мәҗбүр иткәннәр, күрсәтмәләрен укытып та тормыйча имза куйдырганнар, ул гына да түгел, Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Э.Идиятуллин, кара “Опель”гә утыртып урманга алып барып, резин таяклар белән кыйнаткан икән... Бу һәм башка шундый “басым ясаулар” нәтиҗәсендә алар бер гаепсез Гыйзетдиновка яла ягарга мәҗбүр булганнар, ә батареяларны “кем икәнен әйтергә теләмәгән” бер кешегә сату өчен икәү генә урлаганнар.

Болар расланган очракта Эдуард Идиятуллин гына түгел, инспектор Г. Кондратенко, тикшерүчеләр С. Семагин һәм И. Гибадуллинга каршы, вазыйфаи җинаятьләрдә гаепләп эш кузгатырга кирәк. Тикшерү комитетыннан Андрей Россиев гариза күрсәтелгәннәрне җентекләп тикшерә. Яшүсмерләр белән тикшерү гамәлләрендә катнашкан ата-аналар, педагог һәм адвокат Комин һәм Тохтахунов барысын да үз теләкләре белән сөйләделәр, беркетмәләрне укып чыккач кына раслап кул куйдылар, дип киресен сөйлиләр. Э.Идиятуллин әлеге эш белән бөтенләй шөгыльләнмәгән булып чыга. Гариза бирүчеләр тикшерү гамәлләре вакытында сорауларга җавап бирүдән баш тарталар, үзләрен “җәбер­ләгән” хезмәткәрләр белән үткәрелгән чараларда башларын читкә боралар. Мондый мисалларны күпләп китереп була.

Әлеге тикшерү эшләрендә малайларны тәҗрибәле адвокат озатып йөри. Әти-әниләр аны кем яллаган икәнен дә белмиләр. Тохтахунов белән Коминның Югары Осландагы адвокат янына Р.Гыйзетдиновның туганнары машинасында баруы мәгълүм. Шуңа күрә яклаучының кем акчасына эшләвен чамалавы кыен түгел.

Гыйзетдинов кешеләренең ошбу тырышлыгы ике яшүсмергә каршы җинаять эше кузгатылу белән тәмамлана. Гаризада күрсәтелгәннәр расланмагач, алар ялган хәбәр (донос) ирештергән булып чыга бит. Ни хикмәт, инде хәзер дүрт полиция хезмәткәре аларның җинаятьчел гамәлләреннән рухи зыян күргән затлар дип табыла. Шул ук тикшерүчегә монысын дәлилләве зур хезмәт сорамый. Өстәвенә, Кама Тамагы район суды 2016 елның апрель аенда Р.Гыйзетдиновны чистарту корылмасыннан урлауда һәм 18 яше тулмаган затларны җинаятькә тартуда гаепле дип хөкем чыгарып куа. Бу үзе үк малайларның, Гыйзетдинов кешеләре әйткәнгә күнеп, ялган әвәләүләрен күрсәтеп тора. Быел җәй район суды эшләмичә, укымыйча йөрүче 17 яшьлек В.Коминга шушы җинаяте өчен 20 мең сум штраф салу белән чикләнде. Ә Н.Тохтахунов башка егет белән үтә авырлар рәтендәге икенче бер җинаять кылып өлгерә. Һәм кеше үтергән, ялган хәбәр биргән өчен җәзаны соңрак ала.

 

НАРКОТИК ТАРАТУЧЫНЫ КАПТЫРУ

Рафаэль Гыйзетдинов тикшерү һәм суд барышында әлеге яшүсмерләр белән бергә урлашуын кире какса да, наркотик сәүдәсе турындагы җинаятьләрен таный. Башка чарасы калмый, чөнки оператив хезмәткәрләр киресен сукалап торырлык мөмкинлек калдырмыйлар.

Озак эзәрлекләргә туры килә аны, чөнки Рафа “товар”ны бары тик үзе белгән наркотик кулланучыларга гына сата. 2015 ел башында полиция әлеге зәхмәттән котылган элеккеге наркоман Виталий Зюрнинны “контроль сатып алу” дигән фаш итү чарасында катнашырга, төгәлрәге, әлеге “тамаша”да төп башкаручы булып чыгыш ясарга күндерәләр. Моны шул ук Затон бистәсендә яшәүче ошбу ир-атның үзенең дә Р.Гыйзетдиновка нинди дә булса ачуы саклангандыр дип аңларга кирәктер, мөгаен.

Ничек кенә булмасын, әлеге бурычны җиренә җиткереп башкарып чыга ул. 2015 елның 27 гыйнварында шаһитлар алдында номерлары язып алынган, төсле күчермәләре эшләнгән 1500 сум акчаны кесәсенә салып, такси белән тегенең күркәм йорты янына килеп туктый, хуҗадан үзара “зеленка” дип йөртелүче маддәне ала, мең ярым акчаны калдырып чыга да, яшертен урында көтеп торучы оперлар янына килә һәм теге пакетны тапшыра. Әлеге чарага җитәкчелек итүче Э.Идиятуллин «сабыр төбе – сары алтын» дигән әйтем буенча эш итә, ягңни наркодиллерны тоткарлап, тамгалы акчаларны таптыруны кичектерергә була.

Бу иң беренче чиратта пакетта наркотик икәненә тулы ышаныч булмау нәтиҗәсе. Ләкин Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгендә үткәрелгән тикшеренү икеләнергә урын калдырмый. Яшел порошокның 0,94 гр күп кенә наркотик матдәләр кушылмасы, димәк, Р.Гыйзетдиновның “намуслы” сатучы икәнен күрсәтә. Тагын ике атнадан теге чараны кабатларга дигән фикергә киленә. Бу юлы инде Рафаэльнең якасыннан алырга булалар. Алдан ук судтан аның өендә тентү үткәрергә рөхсәт сорала. В.Зюрнинга 20 данә тамгалы иллелек акча бирелә. “Сатып алучы” бу юлы 0,67 гр порошок салынган пакет алып чыга. Шуннан соң, бер хәсиятен китереп, Гыйзетдинов тоткарлана, аннан тамгалы акчалар алына һәм өендәге тыелган әйберләрне ирекле рәвештә тапшырырга киңәш ителә. Соңгы тәкъдим үтәлмәгәч, тентү үткәрелә. Тагын ике урында наркотиклы пакетлар, наркотиклар үлчи торган электрон сәгать, буш пакетлар табыла. Бу инде авыл җирендә агу таратучы бер нокта ябылу һәм эшмәкәр Рафаэль Гыйзетдиновның кояшы баюын белдерә.

2016 елның 22 апрелендә Кама Тамагы район суды 31 яшьлек Р. Гыйзетдиновны 12 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Таякның юан башы, әлбәттә, наркотиклар өчен эләкте. Әмма кырыс хөкем карарына азмы-күпме йогынты ясаган тагын бер очрак бар әле. Анысы да шул ук В.Комин һәм Н.Тохтахунов дигән хөрәсәннәр белән бәйле.

 

ВАК БУРЛЫК

Куйбышев Затоны бистәсе читен­дәге Капердино авылындагы йорт хуҗалары кыш көне даими яшә­миләр анда. 2015 елның гыйнварында карап китик, дип кайтсалар, кардагы аяк эзләрен күреп шикләнә калалар. Ахыр чиктә, сарай тәрәзәсе ватык икәнен һәм андагы эретеп ябыштыру аппараты, чирәм чапкыч, бензин һәм электр пычкылары юкка чыгуын ачыклыйлар. Гомуми матди зыян 34 мең сум дип белдерәләр алар.

Бактың исә, үз йорты белән торган кешеләр өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге эш кораллары шул ук малайлар ярдәме белән Р.Гыйзетдинов хуҗалыгына күчкән булып чыга. Эшмәкәр аларны Н.Тохтахунов белән В.Комин китерүен әйтә. Әмма аларны урланган икәнен белә торып сатып алган өчен җинаять эше кузгаткач гаебен танымый, урланган әйберләр икәнен белмәдем, чөнки әйтмәделәр, дип бара.

Угры малайлар барысын да сөйлиләр. Әлеге йортны басарга караклыкка хирыс яшүсмерләрне Алексей Глонин дигән Затон кешесе үз машинасына утыртып алып барган икән. Тәрәзәне ватып кергәч, сарайдан каракларның берсе үлән чапкыч, икенчесе моторлы пычкы тотып чыга. Аларны шул ук төндә Гыйзетдиновка илтеп бирәләр. Хуҗа моның өчен кәрәзле телефон биреп чыгара. Ә эретеп ябыштыру һәм кисү җайланмаларын Гыйзетдинов үзе килеп ала. Боларын В.Комин, ялгызым урладым да, карга күмеп куйдым, дип бара. Әлбәттә, бу угрылык буенча да җинаять эше кузгатыла һәм Алексей Глонинны 2 ел да 3 айга кырыс режимлы колониягә утыртып куялар. Ул да урлау гына түгел, балигъ булмаган каракларны җинаять эшләүгә алып баруда да гаепләнә. Ә Комин белән Тохтахунов, тагын амнистиягә эләгеп, лаеклы җәзадан котылып калалар.

Суд Р.Гыйзетдиновның ошбу йорт кирәк-яракларының чәлдерелгән икә­нен белмәдем дип раславын исәпкә алмый. Чөнки яшүсмерләр мөлкәтнең кайдан алынуын әйттек, диләр. Ахыр чиктә, эшләмичә, укымыйча йөр­гән бистә малайларына мондый кыйммәтле эш коралларының кайдан килүе, кем әйтмешли, җүләргә дә мәгңлүм инде ул.

 

МӘХШӘРЛЕ ЯКШӘМБЕ

Соңгы ике-өч елда туктаусыз полиция, тикшерү комитеты, суд юлында йөреп тә җәзасыз калып килү ошбу яшүсмерләрне азындыра бара. Затонда “үрнәк” алырдай төрмәчеләр, сәрхүшләр җитәрлек, алданрак бәян ителгән мисаллардан күренгәнче, явызлык кылырга өндәп торучылар һәм бергәләп этлек эшләргә әзер җинаятьчел кәсептәшләргә дә кытлык юк. 17 яшьлек В.Коминның яңа хилафлыклары турында мәгълүмат юк хәзергә. Ләкин моны бары тик тотылганы, фаш ителгәне юк дип белергә кирәктер. Яшьтән үк җинаятьчелек сазлыгына кергән ошбу егетнең хак юлга басуына ышанып булмый чөнки.

Ә 18 яшьлек Наил Тохтахунов килә­чәген хәл итеп куйды инде. 2016 елның 14 февралендә 1996 елгы дусты Алексей Шишкин белән кеше үтергәннән бирле ирекле тормышны күргәне юк аның. Моңа кадәр Казандагы тикшерү изоляторында тотылсалар, ноябрь аенда икесе дә “даими яшәү урыны” – төзәтү колониясенә озатылдылар.

... Наилнең әнисе Әлфия ханым соңгы ике елда Затонда Александр Бисярин белән ир кеше фатирында яши. Александр пекарняда слесарь булып эшли. Күргән-белгәннәр эчәргә яратса да, аны зыянлы кеше түгел, диләр. Хатын-кыз исә ир затының чамасыз көнче икәнен әйтә, шул сәбәпле үзара ызгыш-сугышлар еш була иде, дип бара. Әлбәттә, әлеге низаглар гына түгел, 14 февраль фаҗигасын да эчкечелек дигән золымнан күрергә кирәк. Бу яктан Әлфия үзе дә кимен куймый, япь-яшь Наил һәм аның дуслары да өлкәннәрдән калышмый. Канлы мәхшәр буласы якшәмбе көн дә ачык күрсәтә моны.

Александр Бисярин ул көнне иртәдән үк “кунаклар” кабул итә, ягъни ярты кыстырып килгән дуслары белән сыйлана. Сәрхүшләрнең эзе суынып тормый, берсе китсә, икенчесе аяк баса. Исерек ирләрдән туя төшкән хуҗабикә кичке якта бертуган сеңелесе Нәфисәне кунакка дәшә. Ул килгәч, тагын мәҗлес башлана. Аның малаен күрше бүлмәдәге телевизор каршына утырткач, кухняда өчәүләп эчәргә керешәләр, хуҗа, шешә бушагач, тагын барып, аракы түгел, арзанлы спирт кушылмасы алып кайта.

Наил исә дусты А.Шишкинда кунак була. Әйтүенә караганда, күп түгел, нибарысы ике литр ярым сыра эчәләр. Наил шунда куна калырга җыена. Ләкин ятып йокларга туры килми аларга. Төнлә белән әнисе, шалтыратып, А.Бисярин башы белән бәреп аның борынын җимерүен әйтә. “Батыр” егетләр шунда ук хатын-кызны җәберләүче белән “аңлашырга” китәләр.

Өйдә булган хәлләрне тәгаен сурәтләве кыен. Чөнки өйдәгеләр төрлечә сөйли. А.Шишкин күбрәк Тохтахунов кыйнады, типте, дип барса, Наил дусты усаллыкларын арттырып күрсәтергә омтыла. Әни кеше дә Алексейның Бисяринны урындыгыннан сугып төшерүен дә, типкәләвен дә күргән, аны тынычландырырга тырышып та караган, бары тик улы “тырышлыкларын” гына шәйләп өлгермәгән булып чыга. Канга баткан иренә: “Миңа кагылырга ярамаганын аңладыңмы инде?” – дип кычкырганнан соң, фатирдан чыгып киткән хатын икенче бер ир кеше янында куна.

Яшьләр исә, Нәфисәдән 200 тәңкә акча сорап, Виноградов дигән сәүдәгәрдән ике шешә теге сыеклыкны алып кайталар. Берсен Бисярин фатирында калдыралар, икенчесен А.Шишкин фатирында икәүләп төплиләр. Дүшәмбе көнне иртә белән аларга А.Бисяринның үлгәнлеге турында хәбәр килеп ирешә.

Иртә белән мәетне ике фатирлы йортның икенче яртысында торучы Н.Павлов күрә. Төнгә каршы шау-шу ишетелгән күршеләренең хәлен белергә кергәч, залда йоклап яткан Нәфисәне уята. Кухнядагы мәхшәрне күрсәтмичә генә, аның малаен үзләренә кертеп утырта. Һәм кирәкле хезмәтләргә һәм таныш-белешләргә, шул исәптән, Әлфиягә дә шалтырата.

Шишкин беренче күрсәтмәсендә, каты итеп сукмадым, дип, гаебен танымавын белдерә. Аннан соң, әлеге сугышта катнашуына, Тохтахуновны туктатмавына үкенүен әйтеп, гаепләү белән килешә. Тохтахунов та кеше үтерерлек итеп сукмадым, дип, гаебен өлешчә генә тануын белдерә. Кыскасы, итәкләренә ут капкач, дуслар бер-берсен гаепли.

Ләкин тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче А.М. Россиев барысын да ачыклый. Октябрь аенда Кама Тамагы район суды А.Шишкинны 7, Н.Тохтахуновны, алданрак бәян ителгән яла ягуын да исәпкә алып, 8 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итү дә егетләрнең язмышын җиңеләйтми.

Шушының белән, төрледән-төрле булсалар, да бер-берсенә бәйле җина­ятьләр тезмәсенә нокта куелды.

Наил ВАХИТОВ.

Кама Тамагы районы

Электронные версии

el versii 2

 

Полезные ссылки

prok rt

rt uslugi

u dom

kui mvd