Такси белән соңгы юлга

Тәүлек буе хезмәт күрсәтүче бу транспорт төрен йөртү­челәрнең эше хәвефле икәне мәгълүм. Чөнки явыз бәндә­ләрне дә утыртырга туры килә аларга. Ләкин юньсез таксистларга юлыгучы пассажирлар да, алар белән сәфәр чыгып һәлак булучылар да бар. Сүз фаҗигале юл һәлакәтләренә эләгүчеләр хакында түгел, ә шушы һөнәр ияләре үтергән кешеләр турында.

 

Биектау районының Кызыл Шәрык бистәсендә яшәүче Радик Хәлилов 15 декабрьдә, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6 нчыда ук «Нива»сына хәләл җефете Нурзидә һәм, юл уңаенда туктап, тагын бер хатын-кызны утыртып, күршедәге Шәпше авылына эшкә китә. Бер чакрым да үтми, машинадагылар иртәнге эңгер-меңгердә юл читендәге сәер әйберне шәйләп ала. Шофер, үтеп киткән машинаны артка чигереп, аның янына килеп туктагач, өчесе дә «аһ» итә. Чөнки бозланган җирдә ялангач хатын-кыз гәүдәсе ята, үле икәнлеге күренеп торган адәм баласының Кызыл Шәрыкта яшәүче Наилә Гәрәеваның 33 яшьлек кызы Лилия икәне таныла.

Хатын-кызларның берсе, шунда ук аның күршесенә шалтыратып, хәвефле табылдык турында ирештерә. Анысы Наилә янына йөгерә. Бичара ана, кызының юл читендә ятуын ишетү белән, туңа, өши торгандыр дип, элгечтәге озын пәлтәне дә кулына алып, аны коткарырга чыгып чаба. Авылдашы Наил Низамов «Шевроле-Нива» белән илтеп җиткерә бәхетсез ананы бозланып каткан баласы мәете янына. Шашар дәрәҗәгә җиткән хатын ир кешенең кагылма, үлгән инде дип кисәтүләрен ишетми, гәүдәне төреп күтәрергә, машинага салырга азаплана. Җан өшеткеч бу күренешне күзәтеп тора алмыйча, аңа мәетне арт утыргычка урнаштырырга Наил дә ярдәм итәргә мәҗбүр була. Шул рәвешле, 1983 елгы Лилия туган йорты өй алдына алып кайтып салына. Өйгә кертмиләр, җылытып, җан өреп булмаячагына ышана чөнки әни кеше.

Шомлы хәбәр бик тиз таралып, тиешле дәүләт оешмаларына барып җитә. Р.Хәлилов Шәпшедән авыл җирлеге башлысы В.Беляков белән кире әйләнеп килгәндә, мәет урынында булмый инде.  Бусы  тикшерү органнары һәм полиция өчен өстәмә мәшәкать чыгара үзе. Аның кайда һәм нинди хәлдә ятуын шаһитлар ярдәмендә ачыкларга туры килә. Соңрак суд-медицина экспертизасы Лилия Гәрәеваның туңып үлүен, гәүдәсендә күп кенә шешкән-күгәргән урыннар булуын һәм исерек хәлдә җан бирүен белдерә. Соңгысы күргән-белгәннәрдә алдан ук шик уятмый.

Л.Гәрәева, Шәпше урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Казанда банк техникумында, аннан соң читтән торып финанс-икътисад институтында укый, «Казан банкы»нда эшли. Затлы машинада йөрүче купшы, пөхтә кыз уңышлылар рәтендә була. Мәскәүгә китәргә хыяллана, шәхси эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Әнисе Наилә ханымның әйтүенә караганда, шул яклардагы Яңаширмә авылында кечкенә сәүдә ноктасы, тәвә кошы (страус) фермасы ачып карый. Ләкин бизнес таркала, машина да сатып җибәрелә. Төшенкелеккә бирелгән кыз акрынлап шешә белән дуслаша. Ахыр чиктә, Кызыл Шәрыкта яшәүче әнисе һәм 1975 елгы буйдак абыйсы Дамир янына кайта.

Узган ел сентябрь аенда язмыш 40 яшьлек Раил Баязитов белән очраштыра аны. Танышуларына 2-3 көннән үк Лилия хатыны, баласыннан аерым яшәүче шушы ир белән Шәпшедә тора башлый. Алар белән бер фатирда Раилнең апасы Альбина һәм аның 20 яшьлек кызы Эльвина да гомер итә. Бер сәрхүш янына икенчесе өстәлү өйдәге тынычлыкка чик куя. Ноябрь аенда Раил никахсыз хатынының уң күз төбенә «бизәк» ясый. Бер  казанга берничә баш сыймаган кебек, хатын-кызлар да туктаусыз талаша. Алар сугыша башлагач, аерырга да туры килде, ди ир заты. Киленнең өйдә тәмәке пыскыта башлавы сәбәпле Казанда укучы каенсеңел тиешле кыз белән булган бер уклаулы бәрелештән соң Л.Гәрәеваның сул кулында гипс пәйда була. Кулбаш сөяге чатнаган була чөнки.

Шул рәвешле өч ай чамасы кайнаша алар. Лилиянең, әйберләрен җыеп, әнисе янына кайтып киткән чагы да була. Ләкин ун көннән сөйгәне янына тагын кайта. 14 декабрьдә дә шунда була кыз. Ул вакытта аның күз төбендәге «синяк» төзәлеп саргая төшкән, ә кулындагы гипс үз белдеге белән салып ташланган була инде. Көн эчүгә багышлана. Альбинаның әйтүенә караганда, кичкә таба Лилия, өйдәге газ конфоркаларын ачып, фатир ишеген япмыйча чыгып китә. Ярый әле моны вакытлы күреп алалар. Шул мәлдә киленнең, кулына «чәкүшкә» тотып, кибеттән кайтып килүе күренә. Хуҗабикә кертми аны фатирга. Шул сәбәпле этеш-төртешләр дә була урамда, Лилия карлы-бозлы җиргә мәтәлеп тә ала.

Бу кадәресе полицияне әллә ни кызыксындырмый. Иң мөһиме – тавыш-гаугалы урында такси пәйда була. Һәм Л.Гәрәева, шуңа утырып, Кызыл Шәрыкка, төгәлрәге, соңгы юлына китә. Шоферның «Татарстан» такси оешмасында эшләүче шушы авыл егете 1992 елгы Леонид Семенов икәне тиз ачыклана. Участок инспекторы шалтыраткач, Биектау полициясенә үзе килә ул. Һәм күрсәтмәләрен бутый-бутый, кич белән исерек хатын-кызны утыртып китүен, аның барган шәпкә дуларга керешеп, хәтта аягы белән тибеп, ал тәрәзәне чатнатуын, шуңа күрә төшереп калдыруын сөйләп бирә.

Алдан Леонид Семеновка карата җинаять эше бары тик кешене саулыгы һәм гомере өчен куркыныч шартларда ташлап китү турындагы 125 нче җиңел маддә буенча гына кузгатыла. Күрәсең, мәрхүмәнең эчеп йөрүче түбән зат булуы йогынты ясагандыр. Аннан соң, Семенов мәктәп, җирле «Урак һәм Чүкеч» хуҗалыгы, авыл җитәкчеләре, эш урыны, полициянең участок инспекторы тарафыннан үзен «бары тик яхшы яктан гына  күрсәткән» үрнәк егет итеп бәяләнә. Соңгысы аның август аенда гына вак угрылык өчен хакими җаваплылыкка тартылуын, элегрәк исерек килеш машина йөрткәндә туктатылып, ел ярымга «права»сын алдыруын, 30 мең сум штраф түләвен дә онытып җибәргән. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, тикшерү кәгазьләрендә Л.Семенов «өйләнмәгән, бер яшь баласы бар» дип күрсәтелә. Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче татар кызы уртак малайларының әтисе итеп Леонидны яздырырга гына кирәк тапмаган.

Ләкин ничек кенә яхшы саналса да, Семеновның югарыда аталган маддә буенча вак-төяк җәза белән котылу мөкминлеге юк дәрәҗәсендә була. Беренчел тикшерү чаралары төгәлләнгәч, район прокуроры әлеге эшне тикшерү комитетының Биектау районара бүлегенә йөкли. Өлкән тикшерүче Руслан Советников ике көннән, «үрнәк» егет галәмәтләре – аңлы рәвештә кеше үтерү дип табып, тиешле җинаять эше кузгата. Суд аны сак астына озатырга карар бирә. Леонид исә, Л.Гәрәеваны үтерергә теләмәдем һәм үтермәдем, дип гаебен кире кага. Ләкин эчкечелек дигән золымның хәлиткеч йогынты ясавын инкар итеп булмаса да, әлеге очракны исерек кешенең егылып ятып катып үлүе, ягъни бәхетсезлек очрагына тиңләрлек тә түгел.

Иң беренче чиратта мәетнең чынлыкта шәрә булуына игътибар итик. Юл чатындагы куркыныч табылдыкның уң  аягындагы итеге, шул ук аяк балтырына җыерып төшерелгән колготка һәм трусигыннан башка киеме булмый. Леонид, сул итеге чәбәләнгәндә салынып, машинада калды, дулап чыгып киткәндә кара колготка, соры свитер кигән иде дип бара. Имеш, аның туны һәм башка өс киемнәре, шул исәптән күкрәкчәсе, свитеры, хатын-кыз кирәк-яраклары, документлары салынган сумкасын иртә белән эшкә китәр алдыннан гына күреп алган, аларны кичкә таба кызның абыйсы Дамирга бирергә уйлап, багажникка тутырган. Бер сәгатьтән юлдашының туңып үлүен хәбәр иткәч, курыктым һәм әйберләрне шул райондагы Тимошкино авылы янында ташлап калдырдым, ди ул. Монысы хак була, шул ук көнне ул әйберләрне полиция хезмәткәрләре белән барып җыеп алалар. Өстәвенә, участок инспекторы Шәпше-Кызыл Шәрык юлында тагын бер фуфайка табып кайта. Кыскасы, исерек хатынның төнге сәгать 10 тирәсендә әнисе йортыннан бер чакрым ераклыктагы япа кырда анадан тума ялангач һәм бер аягы яланаяк килеш калдырылуы шик уятмый. Ул чакта 18-19 градус чамасы салкын булуын искәртсәк, Л.Гәрәеваның катып үлүгә хөкем ителүе аңлашылыр, шәт. Ә Семенов, үз сүзләре белән әйткәндә, бик нык дулкынланган хәлдә булганга бу хакта уйламаган.

Зарар күрүче ни өчен чишенгән яисә чишендерелгән килеш булган дигән сорауга җавап табыйк. Бу җәһәттән, Семенов исерек хатын кызны тикмәгә генә утыртып китмәгән дигән уй туа. Чөнки аның акчасы юк икәне дә, такиситларның бушлай кеше ташымавы да мәгълүм бит. Димәк, шома егет хәзер шактый еш очрый торган «натуралата түләү»гә исәп тоткан булып чыга. Бу фараз тикшерүче Р.О.Советниковта да була. Семенов сәрхүш «мәткә» белән җенси якынлык кылуын танымый. Шуңа күрә ДНК-экспертиза билгеләнә, тикшеренү дә моны расларлык дәлилләр табылмавын белдерә. Ләкин бу шофер тарафыннан, ким дигәндә, җенси мөнәсәбәткә керергә тырышу, омтылыш ясау булмаган дигән сүз түгел. Юкса, хатынның эчке киемнәре, итегенә кадәр салдырылуын, бюстгалтерның Тимошкино кырына барып җитүен ничек аңлатмак кирәк?!

Аннан соң, мәрхүмә гәүдәсендәге тән җәрәхәтләренең дә Л.Семенов «тырышлыгы» нәтиҗәсе дияргә нигез юк түгел. Шаһитлар, таксига утырып киткәндә Лилия Гәрәеваның күз төбендәге саргайган эздән башка шешкән-күгәргән җирләре юк иде, лиләр. Йөгәнсез телле хатынның начар сүзләр кычкырып, бигрәк тә «түләргә» теләмичә, каршылык та күрсәтеп ир кешене чыгырдан  чыгару мөмкинлеге зур.

Ләкин бу фаразны да дәлилләү мөмкинлеге булмый. Шул сәбәпле, көчләү, көчләргә омтылыш ясалу, кыйнау кебек җинаятьләрдә гаепләнми Семенов. Ә менә аның аңлы рәвештә кеше үтерүе икеләнергә урын калдырмаслык итеп исбатлана. Тикшерү органнары ясаган нәтиҗә белән Биектау район суды да килеште һәм 1992 елгы Л.Семеновны 6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте.

* * *

Саба районының Иштуган бистә­сендә яшәүче Федор Лукин төннең икенче яртысында кайтып кергән улы Альфредны бик салкын каршы ала. Көтелмәгән-чакырылмаган кунакны Чаллыдан китергән таксист Дмитрий Шмелевның әйтүенә караганда, өйләренә аяк басу белән абзый уңмаган юньсез малаен әрепләргә, ике инсульт  кичердем инде, гүргә кертергә кайттыңмы, дип ризасызлык белдерергә керешә. Әмма бу вакытта әҗәл дигәнең аны түгел,  ә 1987 елда туган Альфредны сагалый. Якын туганнарның туганнарча узмаган әлеге очрашуыннан соң ике сәгать дигәндә, фаҗигале рәвештә дөньядан китә ул. Әнисе Роза ханым күз алдында такси йөртүче Д.Шмелев чәнчеп үтерә аны...

Тикшерү кәгазьләре һәм хөкем карарында әлеге җинаять кинәт кабынып киткән низаг нәтиҗәсе дип күрсәтелә. Чынлыкта, яшь ирләр арасындагы мөнәсәбәтләр кисәк кискенләшеп китеп, эш кара-каршы сугышуга һәм арадан берсенең пычакка ябышуына китергән сәбәпләр берничә сәгать алдан, алар «Лада Приора»га утырып икәүләп сәфәр чыккач ук туплана башлый һәм, иң беренче чиратта, А.Лукинның сөйләшенгән бәяне түләмәвеннән башлангыч ала.

Чаллыдагы «Омега» такси оешмасына шалтыратканда, ул Казанга барырга кирәк дип белдерә. Кичке сәгать 10 нчыда башкала ягына кузгалгач, шофер аңа 2500 сумны алдан бирергә куша. Пассажир, Казанга түгел, Кукмара, аннары Иштуганга барабыз, дигәч, бәя 3500 сумга җитә. Шуннан соң А.Лукин Д.Шмелевтан 500 тәңкә сорап ала, анысы дүрт меңлекне бирергә җыена дип уйлый, ләкин ул акчаны, барып җиткәч, әнисе  түләячәген белдерә.

«Клиент»ның ошбу гамәле Дмит­рийда шик уятмый калмый. Ул, машинаны туктатып, әнисенең ризалыгын белергә теләвен әйтә. Әмма әни кешенең телефоны җавап бирми. Шулай да, эше шундый булгач, ышанычсыз егетне калдырып кире борылмый Шмелев.        

Таксига түләрлек акчасы да булмаган зат юл буе үзенең «текә» егет икәнен белдереп  шапырына. Унбиш ел элек тар-мар ителгән Чаллыдагы «29 нчы комплекс» бандасы әгъзасы икәнен әйтә, җинаятьчел даирәләрдә абруйлы җинаятьчеләрне атап, алар белән таныш булуы, үзенең дә кеше үтергән өчен утырып яңа чыгуы белән мактана, явыз төркемнәрдә тормаган ир-егетләрне төрлечә кимсетеп сөйләнә, янәсе, ул батыр, ә алар куркак җаннар.

Чыннан да, берничә тапкыр хөкем ителгән һәм моның белән горурланучы кеше ул. Такси йөртүче аның тәҗрибәле төрмәче икәнен аларга хас сөйләме буенча да чамалый. Һәм янындагы юлдашының теләсә нинди усаллыкка барырга сәләтле юньсез бәндә икәнен дә аңлый. Май чүлмәге тышыннан күренә бит ул. Кыскасы, ошбу адәм белән юлга чыгуына үз-үзен битәрләргә генә кала шоферга. «КамАЗ» җәмгыятендә эшлим, дип алдашуы һәм Бөгелмәдә яшәүче хатыным һәм бер балам бар, дип дөресен әйтүе дә аның турында юньле фикер уята алмый.

Төн уртасында Кукмарага җиткәч, шофердан алган бишйөзлеккә сыра, тартмалы шәраб алып чыга ул. Дмитрий үзеннән ерак җибәрми аны. Шул күчтәнәчләрне тотып, Марс атлы дусты янына кергәндә дә артыннан калмый, тегеләр подъездда сыйланганда да янәшәсендә басып тора. Чөнки түләмичә юкка чыгар дип шикләнә.

Ниһаять, төнге сәгать 2 дә Иштугандагы туган йортына кайта Лукин. Ияреп кереп, инде безгә мәгълүм булган күңелсез очрашуның шаһиты булган Д.Шмелев клиентының төрмә юлын таптаучы икәненә тагын да ныграк инана. Чөнки теге күлмәген алыштырганда аның аркасында кадап ясалган тәреле чиркәү гөмбәзе һәм башка сурәтләр күрә.

Монда да исәп-хисап ясап кайтыр юлга борылу тәтеми Шмелевка. Әти кешедән ул чаклы акча сорау мәгънәсез, ә хуҗабикә Роза ханым Саба урман хуҗалыгында төнге эштә булып чыга. Шул сәбәпле, «Лада» Лесхоз бистәсенә таба юнәлә. Иштуган якларыннан килеп эшләүчеләрне өченче сменадан соң өйләренә илтә баручы автобусны туктатып, Роза ханымны үзләре янына алалар. Шофер, әлбәттә, 4500 сумлык вәгъдә ителгән акча турында сүз ката аңа. Юк-бар хезмәт хакына эшләп йөрүче хатынны шатландырмый әлеге хәбәр, үзе белән ул чаклы акчасы да булмый аның. Ул арада инде шактый гына исерергә өлгергән Альфред сүзгә кушыла. Куркыныч мизгел якынлаша...

Төн буе утыртып йөргән өчен тиешле акчасын ала алмыйча интеккән шофер белән исерек төрмәче арасында бәрелеш бик тиз гөртләп кабына. Ир-атлар, машинадан чыгып, аунап-тәгәрәп сугыша. Роза ханым аларны аера алмый, билгеле. Тегеләр аягүрә бәргәләшкәндә, Шмелев кулындагы пычакны күргәч тә берни кылырга өлгерми. Берничә тапкыр чәнчегәч, Альфред җиргә ава. Машина тиз арада юкка чыга.

Әлеге мәхшәрне күреп өнсез калган ана, бистәгә йөгереп барып, берничә йорт капкасын кага. Өченче йорт хуҗасы Мәснәви генә ача аңа ишекне, ашыгыч ярдәм, полициягә хәбәр сала, фаҗига урынына да бара. Ләкин 29 яшьлек А.Лукинга ярдәмнең хаҗәте калмаган була инде.  Соңрак үткәрелгән экспертиза мәрхүм гәүдәсендә 7 җәрәхәт таба, аның язмышын күкрәк һәм корсактагы өч яра хәл иткән дигән нәтиҗәгә килә.

Д.Шмелев исә Чаллыга иртәнге сәгать 7 тирәсендә кайтып йокларга ята. Көннең икенче яртысында уянып, хатыны белән алдагы көнне әнисе янында калдырылган кызларын алырга бару ниятеннән машинасы янына чыга. Утырырга өлгерми, янына гади киемдәге ике кеше килеп басып, үзләренең полиция хезмәткәрләре икәнен әйтә. 1990 елда туган Дмитрий шул ук көнне Саба районына кайтарыла.

Тикшерү комитетының Саба районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Марат Һадиев җинаять эшен аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча кузгата. Д.Шмелев үтерүен таный, ләкин, кыскача гына әйткәндә, ничек кадаганымны белмим, хәтерлә­мим, дип, җинаятьне үз-үземне белештер­мичә, ягъни аффект хәлендә кылдым, дип бара. Ләкин психиатрик экспертиза киресен күрсәтә. Нәтиҗәдә, Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов аңа «Үтерү» дигән маддә нигезендә белдерелгән рәсми гаепләүне раслап, эшне суд карамагына җибәрә.

Шулай итеп, узган елның 10 декабренә каршы төн зарар күрүче генә түгел, моңа кадәр хокук саклау органнары күз уңаена эләккәне дә булмаган Дмитрий Шмелев өчен дә фаҗигале тәмамлана. Ләкин кеше үтерүне берничек тә аклап булмый. Хөкем утырышларында дәүләт гаепләүчесе булып катнашкан Рәшит Ахунов аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Хөкемдар җәзаны ярты елга киметеп бирә. Хөкем ителүче мөрәҗәгате буенча узган Татарстан Югары судының хөкем коллегиясе Саба район мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырды.

Наил ВАХИТОВ.

Биектау – Саба районнары

Электронные версии

el versii 2

 

Полезные ссылки

prok rt

rt uslugi

u dom

kui mvd