Акылы чикле чикне белмәс

Акыл ягыннан зәгыйфь­лекләре булган затлар бар арабызда. Авыр җинаять­ләрнең зур өлешен шундый тайпылышлары булган кешеләр кыла.

 

САТАШУЛЫ КИМЧЕЛЕК

Узган ел Саба районының Пүкәл авылы егете Ильяс Әхмәтҗановка да психиатрлар «параноидная шизофрения» дигән диагноз куйдылар. Ләкин 18 яшендәге кешенең саташулы кимчелеккә ия булуы фаҗигале хәлләр килеп чыккач кына рәсми рәвештә танылды.

Ильяс тәртипле тулы гаиләдә өченче төпчек бала булып дөньяга килә. Балалар бакчасына йөри, Шәмәрдәндә 9 сыйныфны тәмамлагач, Казан инвестиция университеты  көллиятенең юридик бүлегенә укырга керә. Аңардан 10, 13 яшькә өлкәнрәк ике апасы күптән Казанда яши, студент аларның олырагы фатирында яши. Узган ел март аенда карантин игълан ителгәч, әтисе Зөфәр, әнисе Лилия янына авылга кайта. Карап торырга бар да тыныч кебек. Ләкин моның беренче карашка гына шулай икәне 7 июньгә каршы төндә күренә.

Ул көнне Әхмәтҗановлар күршесен­дә ялгызы яшәүче Дамир абзый, гадәттәгечә бик иртә торып, малларын карый да, сәгать 3 тулганда өенә керә. Күп тә үтми, аның янында тузгыган, ярсыган кыяфәтле Ильяс пәйда булып котын ала. Чөнки егетнең канга буялган корсак тирәсенә кадалган пычак сабы күзгә ташлана, өстәвенә, үзен кемдер чәнчүен, өйләре януын, әти-әнисенең эчтә булуын әйтә ул. Тәрәзәгә күз төшерү белән каршы йорттан төтен ургуы күренә. Агай кунакка, төгәлрәге, өлкән яшьтәге әтисенә булышырга кайткан кызы Гадиләне дәшеп чыгара да, үзе урамга ташлана.

Арткы ягын төтен баскан йортка ишектән керү мөмкинлеге булмый. Дамир тиз генә икенче күршесе, Зөфәрнең бертуганы Рамилне,  аның хатынын да аякка бастыра. Ул арада хәвефле ишегалдына Гадилә һәм яралы, ләкин пычаксыз Ильяс килеп җитә. Иң куркытканы – кычкырып карасалар да, яна торган өйдәге Зөфәр белән Лилиядән җавап ишетелми. Тиздән йортның икенче ягыннан пыяла коелып төшкән тавыш ишетелә, Ильясның үзе ваткан тәрәзәдән эчкә керүе күренә. Канга баткан ярымаңсыз хәлдәге әнисен һәм әтисен җыелып өлгергән күршеләр кулына бирә ул.

Тиз арада килеп җиткән янгынчылар өйгә икенче яктагы бикле ишекне махсус җайланма белән ачып керәләр. Утны сүндерү күп вакыт алмый, чөнки башлыча урын-җир әйберләре пыскый, йорт җиһазлары яна, шулай да ярымподвал рәвешендәге мичле бүлмәгә зыян килә, югарыдагы кухняның стена-түшәмнәре корымга каплана, түр бүлмә зарарланмый. Соңрак, эксперт 22 мең сумлык әйберләр юк ителүне дә исәпкә алгач,  ирле-хатынлы хуҗаларга ярты миллион сумлык матди зыян килүен белдерә.

Әлбәттә, иң аянычы бу түгел. Саба район сырхауханәсенә китергәч, күп тә үтми, 57 яшьлек Зөфәр Әхмәтҗановның йөрәге тибүдән туктый. Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә,  үткен очлы әйбер белән ясалган ике җәрәхәттән үлә ул, чөнки сул үпкәсе, төп кан тамыры (аорта) киселә, эчкә кан сава, күп кан югалтыла. Лилия ханымда да авыр һәм  җиңел дәрәҗәдәге ике яра була, шөкер, аны табиблар  коткара.

Ишегалдында арлы-бирле йөреп туктаусыз тәмәке пыскытучы тагын бер яралы – Ильяс та була бит әле. Сырхауханәгә участок инспекторы алып бара аны. Табиблар корсакта бер җәрәхәт булуын, эчке әгъзаларга зыян килмәвен ачыклыйлар, ләкин аңа да операция ясарга туры килә, чөнки эченә йөз грамм чамасы кан җыелган булып чыга, ә аның бичара әнисенең күкрәк һәм корсак куышлыгыннан табиблар өч литр чамасы кан алалар.

Ильястагы яраның килеп чыгышы бераз соңрак билгеле була. Ирле-хатынлы Әхмәтҗановларга карата кылынган ерткычлыкның уллары Ильяс эше икәне исә авылдагы ыгы-зыгы вакытында ук ачыклана. Аның, Дамир Шәрипов өенә кергәч, ниндидер чит кеше һөҗүме турында сөйләнүләре бик тиз кире кагыла, ягъни хәл эчендәге Зөфәр белән Лилия явыз малай чәнчүен көч-хәл белән әйтеп бирәләр. Бәхетсез атаның соңгы сүзләре дә улы явызлыгы турында була. «Каталка»да операциягә алып кереп барганда, район полициясе җитәкчесе урынбасары С.Ногмановка әйтеп өлгерә ул аларны. Оператив хезмәткәр ошбу ачы хакыйкатьне телефонына яздырып ала,  шунда ук Ильяс белән дә әңгәмә корып өлгерә ул. Гаебен кире какмый егет.

Шулай итеп, бер ай элек 18 яшен тутырган И.Әхмәтҗанов бер кешене үтерү, берьюлы ике кешене үтерергә омтылыш ясау һәм ут төртеп чит мөлкәтне юк итүдә гаепләнә.  Бу беркемдә дә шик уятмый. Саба район суды икенче көнне үк аны ябып тотарга дигән карар чыгара. Ләкин ике ай тикшерү изоляторында утырганнан соң, аеруча авыр җинаятьләр кылучы сак астындагы психиатрик сырхауханәгә урнаштырыла. Чөнки озын-озаклап үткәрелгән тикшеренү И.Әхмәтҗанов, психик яктан чирле булу сәбәпле, үз явызлыкларын аңлап эш итмәгән, димәк, мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ дип таба. Бу инде ул җинаять эшләүче буларак җавап томаячак, ә «иҗтимагый куркыныч гамәл» кылучы дип табылып, ябык рәвештәге дәваханәгә салыначак дигәнне белдерә.

Табиблар фикере шик уятмый. Әлеге вакыйганы тикшерү белән шөгыльләнгән хезмәткәрләр дә Ильяс­ның акыл тайпылышлары ярылып ятуын әйтеп торалар. Мондый очракларда психиатрлар, гадәттә, рухи чирнең генетик икәнен, ягъни нәселдән килгән дип табалар, еш кына ата-ана эчкечелегенә сылтыйлар. Бу юлы ул хакта әйтелми, чөнки нәсел-нисбәттә андый кешеләр юк, ата-ана да аек, тәртипле затлар. Шулай да ананың көмәнле чакта кичергән авырулары, малайның вакытыннан алдарак тууы сәбәпле психик чирнең тумыштан килүе белдерелә.

Якын туганнары малайның кечкенә чактан ук көйсез, холыксыз булуын әйтәләр үзе, әлбәттә, болары балалык шуклыкларына сылтана, тискәре үзгәрешләр исә күчеш чоры, ягъни 14-15 яшьтән бик ачык күренә башлый. Малай аз сүзле, астыртын, ярсып китүчән була бара. Күрсәтмәләрдә аның сәерлекләре күпләп әйтелә. Мәсәлән, телефон, ноутбукка төртелеп утыруы, хуҗалык эшләрендә булышмавы, эшне, укуны кирәк санамавы, өлкәннәр сүзенә колак салмавы, гомумән,  тормышы-яшәешенә һәрвакыт ризасызлык белдереп, ата-ананы гаепләп утыруы һәм башкалар телгә алына. Арада гаҗәп хәлләр дә искә алына, әйтик, кечкенә буйлы, тешләре кәкре, күзләренең төсе ямьсез булуына зарлана, диләр. Ата-ана аңа шактый кыйммәт торучы брекет дигән теш төзәтү җайланмасы кидерә, хак булса, күзләрне зәңгәр  итеп күрсәтә торган линза куйдыра, авыл кешеләре улларының затлы иномарка, бренд киемнәре генә алырга дигән таләпләрен генә үти алмыйлар.

Хәер, аларны алып бирсәләр дә, холыксыз малайга ярап булмас, зарланырга, ризасызлык белдерергә башка сәбәпләр табылыр иде кебек. Чөнки Ильяс үзе дә ата-анасы аңа карата начар мөнәсәбәттә булды дип саный, мәсәлән, туганнарын, әбисен аңа каршы котыртуда гаепли, шуңа үзендә дә тискәре караш формалашты дип белдерә, «Лада Приора» машиналарын җимереп кайткач, әтисе белән бик яман әрләшүләрен, аны өйдән куып чыгару белән куркытуларын мисалга китерә.

Психик чирнең активлашуын күрсәтеп, егет усаллана бара. Лилия ханым соңгы көннәрдә аеруча явызлануын әйтә, сөйләшеп тә булмый башлады, ди. Бу хәл башка туганнарда да борчу тудыра. 6 июнь кичендә аларга Зөфәрнең күрше Шәмәрдәндә яшәүче сеңелесе килеп юньсез егет белән сөйләшеп карый. Ошбу әңгәмә, кем әйтмешли, дуслык вә үзара аңлашу шартларында бармый, билгеле. Күрәсең, егет үгет-нәсихәтне аңларлык чиктән узган була инде. Равия ханым, гадәттә урыныннан да кузгалмый торган Ильясның озата чыгуына аптырадым, миннән тизрәк котылырга тели, нинди дә булса явызлык кылырга җыена дигән шик туды, ди. Нигезсез булмый бу фикер, канлы вакыйгага өч сәгать чамасы калып бара...

Әйтүенә караганда, тукаусыз басым ясап яшәргә комачаулаучы кешеләрдән котылырга һәм рәхәтлеккә чыгарга ниятли ул. Бу инде бәндә баласының ата-анага карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләрен югалтуын, кеше үтерүнең яман гамәл булуын гына түгел, моның үзе утырган ботакка балта чабу икәнен дә аңламавын күрсәтә. Көнне төнгә ялгап дөнья куучы ата-ана җилкәсендә утырган хөрәсән алардан башка гомер итә алмавын да төшенмәгән, димәк.

Урамда йөреп кайтканнан соң, төнге сәгать 1 нче яртыда кухняга кереп, кулына пычак ала, алдан йокы бүлмәсендә яткан әтисенең сул як аркасына кадап, пычакны шунда калдыра. Шок хәлендәге ире кычкырган тавышка түр яктан йөгереп чыккан хатын-кыз ярдәмгә ташлана, ләкин улы, аркылы төшеп, яралы янына җибәрми, шактый вакыт узгач кына, ычкынып китеп, аркадагы пычакны тартып ала ул. Ләкин тиздән хәтәр әйбер тагын тегенең кулына эләгә. Бу юлы идәнгә егылган әнисенең өстенә утырган килеш, үзенең үк әйтүенә караганда, бавырына чәнчи. Өйдә чын мәгънәсендә мәхшәр бара, Лилия ханым, аякка басып, котырынган бәндәгә бер-ике мәртәбә урындык белән сугып алырлык көч тә таба, арт ишектән чыгып качмакчы да булып карый, ләкин теге йозакны бикләп өлгерә. Ирле-хатынлылар икесе дә, хәлсезләнеп, бер тирәгә егылалар. Явыз бәндә «мәрхәмәтлелек» күрсәтә, үзе әйтмешли, «авыртуны сизмәсеннәр», «азапланып ятмасыннар» дип уйлап, аларга тагын берәр тапкыр кадап ала һәм, үләчәкләренә тәмам ышанып, ишегалдына чыгып тәмәке кабыза.

Мондый явызлык кылган кешене акыллы дип булмый. Ләкин Ильясны бөтенләй үк җүләргә чыгарырлык та түгел кебек. Чөнки ике мәет өчен җавап тотарга туры киләчәген аңлый, җинаять эзләрен яшерү чаралары да күрә ул үзенчә. Әүвәл, киемен алмаштырып, ата-ана канына манчылган күлмәк-ыштанын шул тирәдәге агачлыкка илтеп ыргыта. Аннан соң, әти-әнисе тавышны яздырып, видеога төшереп алмаганмы дигән шик туа да,  өч кесә телефоны гына түгел, өйдәге аппаратны да алып мичкә тыга, бензин таба алмый, ниндидер май, ацетон сибеп, аларга ут төртә. Күрәсең, саксызрак кылана, бераздан идәндәге әйберләргә дә ут каба, әйтүенчә, аны киез каплап сүндерергә керешә, ләкин анысы да пыскый башлагач, зәһәр төтен таралган бүлмәне ташлап чыга.

Шуннан соң явызлыкны башка кешегә сылтау өчен үзенә дә кадарга кирәклеген уйлый һәм моны шул ук пычак белән эшләргә икәнен дә чамалый. Шул максаттан әти-әнисе янына керә, җинаять коралын эзләп табып, корсагына чәнчи дә күршеләргә керә. Канлы пычак соңрак Дамир Шәрипов кухнясындагы өстәлдә табыла.  Калганы безгә мәгълүм инде.

Шунысын да искәртик,  тикшерү барышында үзенең гаебен йомшарту чарасын күрергә дә башы җитә. Ягъни әнине үтерү ниятем булмады дип, ике кешегә үлем китерергә омтылыш ясау дигән җинаять җаваплылыгыннан котылырга керешә. Ләкин ошбу тырышлыкның кирәге булмый. Әйтелгәнчә, психолог һәм психиатрлар нәтиҗәсе буенча ул дәвалануга җибәрелә. Күптән түгел Саба район суды шундый карар чыгарды.

Әлеге аяныч вакыйганың бик гыйбрәтле ягы бар. Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов аны битарафлык, иң беренче чиратта ата-ана ваемсызлыгы нәтиҗәсе дип саный. Чыннан да, кимчелекле икәне сизелеп торган Ильяс Әхмәтҗанов беркайчан да махсус исәптә тормаган, димәк, табибларга күрсәтелмәгән һәм дәва алмаган. Ата-ананың, үз баласын психиатрларга йөртеп, яманатын чыгарырга теләмәвен, иң өметсез очракларда яхшыга ышануын аңларга мөмкин үзе. Ләкин шушындый саташулы кимчелеккә ия кешеләрнең әледән-әле хәвеф-хәтәр китереп чыгаруын аклап булмый. Башлыча, алар чирне дәваламау нәтиҗәсе бит.

 

ЗИҺЕН ЧУАЛГАН ЧАКТА ЧҮКЕЧ ТОРСЫН ЕРАКТА

Юдино бистәсендәге фаҗигале хәл киресенчә килеп чыга. Психик яктан чирле дип табылган 35 яшьлек ир-ат институтта фәнни хезмәткәр булып эшләүче пенсионер атасының башын чүкеч белән тукмый.

Илсур һәм Нина Шәйхиевларның (исемнәр үзгәртелә) 1980 елгы уллары Артем Казанда үз гаиләсе белән аерым яши, кечесе Руслан алар белән тора. 17 декабрь кичендә өйләрендә бәла-каза китереп чыгарырдай бер генә сәбәп тә булмый. Гаилә башлыгы, эштән кайткач, тиздән аттестация узасы бар дип, укырга, кәгазьләрдә актарынырга керешә, 1985 елгы Руслан үз бүлмәсендә утыра, кан басымы күтәрелә төшкән хуҗабикә ятып торырга була. Күп тә үтми, тынлыкны этләре чинаган тавыш боза һәм урыныннан торып залга чыккан ханым коточкыч күренешкә тап була: канга баткан ире кәнәфидә утыра, аның янында чүпрәк белән кан сөртеп, кече малай йөри, атасының башына чүкеч белән сугуын әйтә.  Хатын-кыз хәрәкәтсез, аңсыз хәлдәге иренә ярдәм итеп чәбәләнә, ошбу хәл турында олы улына хәбәр итәргә өлгерә, Артем «Коткару хезмәте»нә шалтырата.

Руслан үзен гаять тыныч тота, ашыгыч ярдәм табибларын каршы ала, баштагы гаять куркыныч, хәтта ачык рәвештәге җәрәхәтләрне эшкәртү,  бәйләү белән мәшгуль фельдшерларга да ни булганын сөйләп тора. Табиб М.Лонкинның «Ни өчен алай эшләдең?» дигән соравына «Ул минем әти түгел, чит кеше, аннан өебезне сакладым» кебек аңлашылып бетми торган җаваплар ирештерә. Ул арада әнисе улының шизофрения белән чирле икәнен әйтә, Лонкин монысын полиция хезмәткәрләренә җиткерә.

Алар, Русланны икенче бүлмәгә алып кереп, кулларына богау кидерәләр, оперативникларга да шул ук сүзләрне сөйли ир-ат, «Юдино» полиция бүлегенә алып баргач, үз теләге белән чүкеч белән сугуын танып, беркетмә яза. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Т.А.Корбанов шул ук көнне аңа карата кеше үтерергә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгата. Ләкин тиздән аннан «омтылыш ясау» дигән төшенчә төшереп калдырыла, чөнки 7 нче шәһәр сырхауханәсендә биш көн аңсыз яткан И.Шәйхиев дөнья куя. Гаепләнүчегә психиатрик экспертиза билгеләнә, тикшерүче тәкъдиме белән суд аны сак астына ябарга карар кыла.

Суд-медицина экспертизасы 1955 елгы ир-атның, чынлыкта, исән калу мөмкинлеге булмавын күрсәтә. Кыскача гына әйтсәк, дүрт мәртәбә сугу нәтиҗәсендә чүкеч, баш сөяген сындырып-изеп, эчкә дә үтеп кергән була хәтта. Руслан моны үзе дә сурәтләп сөйли,  бүлмәмнән сары саплы чүкечне алып чыгып, каршысына бастым да, аны ике куллап тотып, баш түбәсенә тондырдым, аннары тагын дүрт мәртәбә ордым, ди. Бер тапкырын арттырып та әйтә, ялгыша, күрәсең.

Аның белән аралашкан полиция хезмәткәрләре фикерләрен җиренә җиткереп, эзлекле итеп әйтүен белдереп, аның кимчелекле кеше булуына ышанып бетмәүләрен сиздерәләр. Чыннан да, узган тормышын тулы итеп сөйли ул, әмма бер сәбәпсез тиктомалдан  атасына һөҗүм итүенә бик сәер аңлатма бирә. Т.Корбановка биргән бер генә күрсәтмәсендә дә атасын әти дип атамый, ә бәлки «үзен әти дип атаучы Шәйхиев», «үзен Шәйхиев И.Г. дип белдергән ир-ат» дигән сүзләр куллана, минем әтине алмаштырганнар дип, Илсур Шәйхиевның чит кеше булуы, үзенең аңа ачуы килүе турында сөйләнә.

Ошбу сәер күрсәтмәләрне шик астына алып та булыр иде. Җаваплылыктан котылу өчен башын җүләрлеккә салып кыланучылар да бар бит. Ләкин бу очракта эксперт психиатрлар куйган «Параноидная шизофрения» дигән диагноз һәм Руслан, акыл ягыннан зәгыйфь булу сәбәпле, явыз гамәлләрен аңларлык хәлдә булмаган дигән нәтиҗә икеләнүләр тудырырлык түгел кебек.

Русланның үткән тормышына күз салсак, балачагы башкалардан аерылмый аның. Әнисе, акыл ягыннан түгел, физик яктан бераз калышты, ди. Әмма бакчасына да йөри, гомуми урта мәктәптә укып, 9 сыйныфны тәмамлагач, елга техникумына керә, аны ташлап чыккач, «годен» дип табылып, хәрби һава көчләрендә ике ел хезмәт итеп кайта. Яңадан елгачылар уку йортына урнашса да, аннан тагын чыгарыла.

Шуннан соң әтисе төрле оешмаларга урнаштырып карый аны. Ләкин, кайда гына булса да, эшлексез һәм тәртипсез егеттән котылырга тырышалар. Шул рәвешле, ата-ана җилкәсендә утыра ул, гаилә корып, шәхси тормышын да җайлый алмый. Әнисе, эчә торган бер хатынны алып кайтып йоклап йөри, ди. Бу җәһәттән Русланның исерткеч эчемлекләрне авызына алмый торган егет икәнен искәртеп үтми ярамас.

Димәк, бу очракта психик тайпылышларга алкогольнең йогынтысы юк. Ләкин тора-бара аек кеше исерекләргә хас  ахмаклыклар кыла башлый. Мәсәлән, 5 ел элек, сугып, әнисенең кулын сындыра, җинаять эше кузгатыла, судка барасы килмичә, икенче каттагы тәрәзәләреннән сикереп, аякларын сындыра, ләкин барыбер өч еллык шартлы срок ала. Мондый галәмәтләр ешая. Узган ел март аенда, әтисенә ташланып, чак кына күзен чыгармыйча кала. Туганнары, полициягә хәбәр биреп аны утыртып куясылары килмичә, республика психиатрия диспансерына салалар. Анда өч айдан артык дәваланып чыккач, тынычлангандай була ул. Ләкин, күргәнебезчә,  озакка түгел, өч-дүрт айдан әтисен һәлак итеп куя.

Мәгълүм булганча, мондый затлар төрмәгә утыртылмый.  Шушы көннәрдә Киров район суды 1985 елгы ошбу ир-атны да сак астындагы психиатрия сырхауханәсенә мәҗбүри дәвалануга җибәрәчак.

 

КЫРКҮЛДӘ КЫЛЫНГАН КЫРГЫЙЛЫК

Узган кышның иң салкын төннәре­нең берсендә унбер айлык сабыен ачык һавада катып үләргә калдырган ана гамәле акылга сыярлык түгел. Кыргый хайваннар да үз балаларын җил-яңгырдан сакларга тырышып үстерә, ә Кыркүлдә 22 яшьлек хатын-кыз кыргыйлардан да уздырып җибәрә.

12 гыйнварда шул авылда яшәүче 49 яшьлек Марина Садыйкова фермага кичке эшкә китә. Өйдә 11 ел бергә торган ире В.Кисилев, ике кечкенә баласы белән 1998 елгы кызы Валентина Фадеева кала. Хуҗабикәнең әйтүенә караганда, ир кеше бераз салмыш, Валя аек була. Ике-өч сәгатьтән кызы белән телефоннан хәбәрләшеп тә ала ул, борчылырлык сәбәпләр сизелми. Ләкин терлекче ханым, эшен төгәлләп, төнге сәгать 2 ләр тирәсендә өенә кайткач, сәрхүш ирнең үзе генә икәнен күреп курка кала. Һәм хуҗаны уятып, сорашып та тормыйча, күрше урамдагы күптән түгел Валентинаның ана капиталына алынган йортка таба йөгерә. Чөнки әни кешенең балаларын алып шунда китүен чамалый.

Ялгышмый Марина, ләкин барып җиткәч тә, ишектә бикле йозак эленеп торганын күрә, өйалды тәрәзәсе ватык булуы ачыклангач, барысы да аңлашыла. Шул тишектән эчкә үтә, рәтләү-төзәтү эшләре барганга, даими яшәүче булмаган, әмма җылытылган йорттагы караватта йоклап яткан кызы һәм 4 яшьлек оныгы Наташаны күргәч: «Миша кайда?» – дип кычкырып җибәрә. Аңгы-миңге хәлдәге В.Фадеева, бабасы янында, дип мыгырдый, ягъни малайның В.Кисилев йортында булуын белдерә. Моның хак түгел икәнен белгән хатын чәбәләнгәнгә, кечкенә кызчык уяна һәм сабый баланың салкын сарайда икәнен җиткерә.

Коты алынган ханым ватык тәрәзә­дән урамга чыга, сарайга атылып керә, 30-35 градус салкында юньләп киендерелмәгән, булган киемнәре дә чишелгән сабыйны җирдән күтә­реп алып, шунда ук уып-сыпырып җылытырга, күзләре ачык булса да, аңсыз, чынлыкта катып калган малайга җан өрергә азаплана, аны теге тишектән әнисенә тапшыра. Инде хәзер, ашыгыч ярдәм табибы Д.Скороходов әйтмешли, «ак мәрмәр» төсенә кергән бичара бәндә баласын сәрхүш анасы терелтә башлый.

М.Садыйкова, ачкычларга дип өенә таба җилдергәндә үк, Валька Мишаны катырып үтергән дип, күршедәге өлкән яшьтәге Людмилага хәбәр итә, анысы ашыгыч ярдәм чакырта, авыл җирлеге башлыгын аякка бастыра. Аңгы-миңге хәлдәге Валентина, баламны беркемгә дә бирмим, дип чәбәләнә, имеш, малайны табарга кушмаган анасын гаепләп җикеренә, ашыгыч ярдәм килеп җиткәч кенә тынычлана төшә. Могҗизага тиңләмичә булмый, табиб, соңрак мәгълүм булганча, ике-өч сәгать буе чатнама суыкта яткан баланың сулыш алуын сизә. Бу могҗизаларның беренчесе генә була әле. Республика клиник балалар хастаханәсендә бөтен гәүдәсе өшеп-туңып, хәтта эчке әгъзаларына зыян килгән, «кома» дип йөртелә торган аңсыз хәлдә булган балакай, өненә килеп, акрынлап тернәкләшә. Савыга дип әйтү дөрес үк булмас, күп кенә өшегән урыннарны кисеп «ямау», тирене алмаштыру кебек операцияләр кичерү генә түгел, медицина кәгазьләрендә «поражение головного мозга» дигән бик хәтәр диагнозлар да бар бит.

Кыркүлдә малай янында кайнашканда, дүрт яшьлек Наташа турында кайгыртучы булмый, күрәсең. Ләкин ул да уң кулым авырта, «яна» дип елый. Аны Алексеевск район сырхауханәсенә, аннан Казанга озатырга туры килә. Мескен кызчыкның кулы шул дәрәҗәдә тирән өшегән була ки, аны кисү куркынычы яный. Шөкер, табиблар гомерлек гариплектән коткаралар аны. Бер айдан артык дәваланып, күп газаплар кичергән апалы-энеле ике сабый 20 февральдә республика махсус балалар йортына тапшырыла.

Төнге мәхшәргә этәргән сәбәпләр санаулы гына. Иң элек аның шешә катнашыннан башка гына килеп чыкмавы хак. Психиатрлар экспертизасы 22 яшьлек ханымның, кыскача әйткәндә, өлгергән эчкече икәнен күрсәтә. Өстәвенә, аның рухи яктан җиңел рәвештәге тайпылышлары булуы һәм моның ата-анасы эчкечелеге кебек сәбәпләр аркасында тумыштан килүе әйтелә, шулай ук Валентинаның бала чагында һәм үсмер вакытларында ата-ана тәрбиясе күрмәве дә билгеләп үтелә.

Бу җәһәттән  аның сикәлтәле тормыш юлы, тумыштан авыр язмышына тукталып үтмичә булмый. Валентина М.Садыйкованың төрле ирләрдән тапкан дүрт баласының өченчесе. Апалары һәм энесе кебек үк, ул да ата-ана җылысы крмичә үсә. Сабый чагында ук приютка эләгә, 5 яшендә вакытта эчкече анасы ана хокукыннан мәхрүм ителә, тиздән Биләр ягында яшәүче Панкратовларга тәрбиягә бирелә, катлаулы холыклы баланың үги ата-ана белән мөнәсәбәтләре начар була, үсә төшкәч, аларга бөтенләй буйсынмыйча югалып йөри башлый. Валентина монысын эшләргә мәҗбүр итүләр, хәтта фермага йөрергә кушулар нәтиҗәсе дип белдерә. Кыскасы, йөгәнсез яшүсмер кыз яңадан приютка кайтарыла. Ләкин озакка түгел, чөнки 10 елдан соң эчүдән арынып, туры юлга баскан Маринага ана хокукы кайтарыла. 15 яшьлек кыз Кыркүлдә әнисе һәм үги ата В.Кисилев белән яши. Ул вакытта авыл мәктәбе директоры, хәзерге төбәк башлыгы Е.Косова яңа пәйда булган укучының тәртипсез булуын искә ала.

Мәктәптә генә түгел, өйдә дә көйсез була ул, кечкенәдән карап үстермәгән әнисен дә үз итеп бетерми, әйтүенә караганда, иреккә, мөстәкыйль тормышка омтыла, Казанга, башка төбәкләргә китеп югала. 16 яше тулганчы ук Әлки районындагы Чуваш Шәпкәсендә үзе кебек япь-яшь Е.Зиновьев белән яши башлый, 17 яшендә безгә мәгълүм Наташаны тудыра, аңа бер яшь тулды дигәндә, ире белән араны өзеп, Кыркулгә үги ата йортына кайтып керә.

Күргән-белгәннәр аларны гади авыл гаиләсе дип юньсезгә чыгармыйлар. Әйтелгәнчә, М.Садыйкова фермада маллар карый, 1969 елгы ир-ат анда вакытлы эшләргә йөри, хак булса, берара Валентина да сыер савучы булып эшләп ала. Ләкин яшь ана райбашкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе күз уңаенда тора, өч айга бер булса да, авыл башлыгы тарафыннан тикшерелә, чөнки аның, баласын әнисенә калдырып, тагын иреккә ычкыну очраклары турында мәгълүм була. Әлбәттә, яшь хатын саф һава суларга гына чыгып китми өеннән. Тиздән аның көмәнле икәне ачыклана. Гаиләнең терәге һәм кечкенә кызны карауда төп кеше булган Марина өстәмә мәшәкатьтән котылырга тәкъдим итеп караса да, кызы тыңламый, малайның атасы М.Мишинны туу турындагы таныклыгына да яздырмый. Юньле хезмәт хакы булмаган ир ярдәменә өметләнүгә караганда, дәүләт пособиесенә яшәү җиңелрәк, күрәсең.

Шулай да сабыйлар тәрбиясез бул­мый гаиләдә, бу җәһәттән тагын әбилә­ре тырышлыгын билгеләп үтәргә ки­рәк. Шушы хәлләрдән соң биргән күрсә­тмәләрендә кызын да уңай бәяли ул. Бала имезгән дәвердә аның алты ай буена хәмер авыз итмәвен, гомумән, каты исерткечләр эчмәвен, бары тик сыра белән генә мавыгуын да билгеләп үтә. Соңгысының ни дәрәҗәдә хак булуы тикшерү эшләре барышында ачыклана.

12 гыйнварда төп хуҗабикә эшкә киткәч тә, салмыш В.Кисилев, үзе генә эчәсе килмичә, үги кызны бер ярты көмешкәне бүлешергә чакыра. Икәүләп ошбу шешәне бушаткач та, күршеләрдән тагын берне алып кайта. Анысының да төбенә төшкәч, хатын-кыз авыл кибетенә китә. Гаҗәп, ләкин сатучы, син болай да лыгыр исерек дип, аракы бирмичә чыгара аны. Ләкин абзый тагын бер «төнлә туган»ны юнәтә. Әлбәттә, икесенә литр ярым самагон эчеп, лаякыл була алар, үзара низаг чыгарырга гына кала. Тиздән хуҗа, кечкенә кызның «Карусель» каналыннан мультфильм каравына ризасызлык белдереп, тавышланырга керешә, чөнки «Матч-ТV»да бокс күрәсе килә.

Сәрхүшләрнең икесенең дә әйтүенә караганда, чыгырдан чыкмый алар, Валентинаны өйдән куучы да булмый. Соңрак, ир кешенең котырынып китүеннән курыктым, дип аңлата ул. Ничек кенә булмасын, аңын хәмер сөреме томалаган хатын, балаларын аннан-моннан киендереп, урамга чыга, үз өенең ачкычын, телефонын да алырга оныта.

Алга таба булган хәлләрне дүрт яшьлек Наташа сөйләгәннәр буенча сурәтлик. Шомлы вакыйгадан соң биш көн узгач, тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Әнвәр Йосыпов аның белән ДРКБда әңгәмә корып, диктофонга яздырып бара, тетрәндергеч бәянне кәгазьгә төшереп, җинаять эшенә терки. Бичара бала алдан, әби янына кайтасым килә, сөйләшәсем килми, дип көйсезләнсә дә, уртак тел табыла, вакыйгага үзе күргәнчә һәм аңлаганча бәя биреп чыга балакай.

Өйләрендә әбисе эчмәвен, бабасы белән әнисе эчүен, ул көнне дә исерек булуларын, әнисенең, айныйсы килеп, аларны киендереп, караңгы һәм бик салкын урамга алып чыгуын, бабасының алар артыннан ишекне бикләп калуын, бер бияләен югалтуын (өшегән уң кулыныкын – НВ.), әнисенең, кире кайтасы килмичә, сарайда утыруларын, Мишаның һәм үзенең туңып елауларын, әнисенең, аның курткасын салдырып алып, җир идәнгә җәеп, шунда Мишаны яткыруын, веранда тәрәзәсен ватып, эчкә кереп, аны тартып алуын әйтеп бирә ул. «Әни Миша турында онытты, мин дә оныттым, бик каты туңганга күрә җылы торба янына ятып йокыга киттем, төшемдә Мишаның өшеп үлүен күрдем», – дип, сискәндергеч сүзләр сөйли бала. Бик нык исерек һәм туңган идем, шуңа күрә оныттым дип, Валентина үзе дә шулай аклана.

Бер гөнаһсыз балаларга китерелгән ошбу каза өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк аңа. Ә.И.Йосыпов шул ук көнне аеруча кансызлык белән аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгата, икенче көнне суд В.Фадееваны сак астына ябарга карар бирә. Суд-медицина экспертизасы малай саулыгына авыр, кыз сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян китерелгән дип белдерә. Атна-ун көн тикшергәннән соң аңа карата яшь баланы тормышы өчен куркыныч хәлдә ташлап калдыру һәм балаларына тиешле тәрбия күрсәтмәү хакындагы тагын ике җитди җинаять эше кузгатыла.

Психиатрик экспертиза В.Фадеева­ның акыл кимчелекләре үз гамәлләрен тулы күләмдә аңларга ирек бирмәгән, ләкин бу хәлиткеч роль уйнамаган дип белдерә. Бу инде ул гомуми тәртиптә һәм тулы күләмдә җавап тотарга тиеш дигәнне белдерә. 2011, 2014 елларда республика психиатрия клиникасында ятып чыккан хатын-кыз үзенең табибларда исәптә торуын да белмәдем, дип бара.

Фадеева гаебен кире кага алмый, әлбәттә. Әмма ошбу явызлыкларны аңлы рәвештә кылуын, бигрәк тә сөекле малаен үтерү нияте булуын кире кага. Әлбәттә, эчә-эчә аңгырайган кеше гамәлләрен аңлап эшләгән дип булмый. Ләкин законда исерек ахмаклыкларга ташлама ясалмый, шуңа күрә дә 22 яшьлек ана малаен өшетеп-катырып үтерү теләге белән салкын корылмада калдырган булып чыга. Билгеле ки, барысын да яңадан тикшереп бизмәнгә салгач, соңгы сүзне хөкемдар әйтәчәк. Гаепләү ягы фикеренә кайбер үзгәрешләр кертелгән очракта да җәза барыбер үтә кырыс булачак.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Валентина балачагында тәрбияләп үстермәгән, әмма инде алты-җиде ел буе армый-талмый аның балаларын кайгырткан әнисен әле дә кичерә алмый. Шушындый явызлыкка дучар ителгән малай һәм кызның да аңа яхшы мөнәсәбәттә булуына, аналарын гафу итүенә ышаныч зур түгел. Хәер, бусы ерак киләчәк эше. Ә хәзер алар өчен Кыркүлдә кылынган кыргыйлыкның зыянсыз узуы, эзе калмавы мөһим...

Электронные версии

el versii 2

 

Полезные ссылки

prok rt

rt uslugi

u dom

kui mvd