Төзелештә кырылыш

Төзелешләрдә бәла-каза, бигрәк тә гади эшчеләр бәхетсезлеккә дучар булу очраклары булып тора. Алар эшне арзангарак төшереп тизрәк башкарырга ашыгучы хуҗалар һәм вазыйфаи затларның хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмавы, димәк, эшләүчеләр иминлеген кайгыртмавы нәтиҗәсе. Еш кына гаеплеләрне ачык­лап җавапка тарту өчен айлар, хәтта еллар кирәк була.

2017 ел азагында Чаллының Вахитов һәм Машина төзүчеләр урамнары чатында дүрт ялланган эшче ике катлы административ бина төзүдә эшли. Алар алданрак утыртылган терәк-баганаларны төзүчеләр ригель дип йөртүче тимер-бетон балкалар белән тоташтыра һәм, безнеңчә әйткәндә, матча яисә өрлекләр өстенә түшәм һәм идән булырга тиешле бетон плитәләр тезә. Югарыда Искәндәр Зыятдинов белән Владимир Молчанов, түбәндә Рөстәм Исмәгыйлев һәм Руслан Нуралиев кайнаша.

Тиешле тәртиптә һәм, әлбәттә, сакланып башкарганда әллә ни катлаулы һәм куркыныч эш түгел бу. Ләкин монда көтелмәгән хәл килеп чыга. Бер мәлне, күрәсең, начар беркетелгән матчаларның берсе, чираттагы плитә авырлыгына чыдамыйча, түбән шуа башлый, тимер-бетон баганага өстәмә рәвештә куелган металл терәк шыгырдап бөгелә, авыша бара. Югарыдагы ир-атларның әйтүенә караганда, Рөстәм һәм Руслан, зур чүкечләр белән сугып, шул терәкне төзләргә, ягъни ишелүне булдырмый калырга керешә. Әмма бер мизгелдә һәрберсе өчәр тонналы дүрт матча, алар артыннан унбер плитә җимерелеп төшә. Алар астында калган ирләрне коткарырга тырышып маташуларның файдасы тими. 39, 40 яшьләрендәге Р.Нуралиев белән Р.Исмә­гыйлевның җансыз гәүдәләре алына.

vahit 2020 2

2017 елның 28 декабрендә килеп чыккан бу фаҗига зур шаукым куптара. Тикшерү комитетының Чаллы бүлеге шул көнне үк төзелештә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ике кеше үлү очрагы буенча җинаять эше кузгата. Хәвеф-хәтәргә китергән сәбәпләр бернинди тикшерүсез дә ачык була үзе. Тимер-бетон конструкция тикмәгә генә җимерелми, димәк, төзелештә тиешле тәртип һәм таләпләр бозылган.

Ишелүгә китергән хәлиткеч сәбәп­ләргә килсәк, иң элек хуҗаларның расланган проектта күрсәтелгән тоташ металл конструкцияне кыйммәтсенеп, тимер-бетон багана һәм матчаларга алмаштырып, аның ныклыгына зарар китерүен билгеләп үтик. Әлбәттә, җиренә җиткереп эшләгәндә әлеге корылма да җимерелергә тиеш түгел. Ләкин җәмгысе 1200 кв.метр мәйданлы ике катлы бинаны белеме, тәҗрибәсе булмаган очраклы эшчеләр күтәрә һәм, иң хәтәре, алар бернинди контроль-күзәтүсез төзи. Нәтиҗәдә, багана аралары төрлечә килеп чыга, кайбер матчалар кыска булганга, аларга чак кына эләгеп тора, өстәвенә, ныклап беркетелми, җимерелүгә китергән башка төгәлсезлек, ялгышлар җибәрелә. Бу инде төзү технологиясе бозылу, проект тәлапләре үтәлмәүгә юл куйган хуҗалар гаепле дигәнне белдерә.

1954 елгы эшмәкәр Фәнил Шәри­повка Чаллы үзәгендә арендага алынган җир кишәрлегендә әлеге бинаны төзергә рөхсәт 2016 елның апрелендә бирелә. Шәһәр башкарма комитетына тапшырылган документлар арасында «Камстройинвест» җәмгыятендә әзерләнгән проект, шул ук исемдәге төзү оешмасының әлеге объектны сафка бастыруны җитәкләргә һәм күзәтчелек итәргә тиешле белгечләр билгеләнү турындагы боерыгы һәм башка кирәкле кәгазьләр була, ягъни барысы да тиешле тәртиптә эшләнә.

Тәртип бозулар исә соңрак башлана. Фәнил Шәриповның 36 яшьлек улы Фәрит «Аспект» дигән проект оешмасында төзелешне шактый арзанайта торган, ягъни металл конструкция тимер-бетон эшләнмәләргә алыштырылган яңа кулланма эшләтеп ала. Проектның анысы да яртылаш кына хәзерләнә, чөнки кече Шәрипов, төзү тәртибе, материал размерлары һәм бүтән мөһим мәгълүматлар күрсәтелгән икенче өлешне кирәк санамыйча, әлеге оешма белән араны өзә. Димәк, махсус белеме булмаса да, төзелешне үзе башкарып чыгарга ниятли. Аңа өлкән Шәрипов комачаулык итми, чынлыкта, төзелеш тирәсендә гомумән күренми. Искәртеп үтик, Шәриповларның мондый эшләрне алып барырга рөхсәт бирүче рәсми таныклыклары, ягъни лицензияләре дә юк. Моңа шәһәр башкарма комитеты биргән рөхсәтнең срогы 2017 елның октябрендә чыгуын, ә фаҗиганың ике айдан соң булуын да өстик. Бу инде Шәриповлар ул вакытта бөтенләй рөхсәтсез һәм законсыз эшләгән дигән сүз.

Һәр эшмәкәрнең дә эшне тиз арада башкарырдай мөмкинлеге булмый. Терәк-баганаларны урнаштыргач, Шәриповлар төзелеше дә бер ел чамасы туктатылып тора. Шуннан соң Фәритнең шәхси йортын салуда катнашкан Илшат Низаев дигән ир-ат анда безгә мәгълүм эшчеләрне алып килә. Аларга яхшы гына хезмәт хакы вәгъдә ителә, әйтик, бер плитә кую бәясе 1200 сум, ригель урнаштыру да шул чама билгеләнә. Әлбәттә ки, «шабашниклар» рәсми рәвештә эшкә алынмый, хезмәт килешүләре төзелми, Илшат Низаев аларны калдыра да үз эшенә китеп бара. Яңа ялланган эшчеләр Шәриповларның янәшәдәге «Штаб» дигән машина юу оешмасындагы көнкүреш бүлмә­сеннән файдаланалар, шунда электрик булып эшләүче П.Зайцев белән аралашалар. Петр күпмедер дәрәҗәдә аларның бригадиры вазыйфаларын башкара. Үз белдеге белән түгел, хуҗа, ягъни Фәрит Шәрипов кушканга йөри.

Фаҗига Шәриповларны да тетрән­дерә һәм куркуга төшерә, билгеле. Фәрит, хәвеф турында ишеткәч тә, төзелешкә адвокат ияртеп килә. Үзләре Чаллыда сүзләре үтә торган йогын­тылы кешеләр алар, республика күләмендә күренекле шәхесләр белән эшнәлекләре һәм туганлыклары да бар, диләр. Шәриповлар җәзасыз котылу кәсебенә керешә, һәм Чаллыда Рәсәй законнарын кая теләсәң шунда борып булуын раслаучы галәмәтләр башлана.

Иң элек, шактый озак тикшергәннән соң ике кешенең үлемендә хуҗалар түгел, ә электрик Петр Зайцев гаеп­ле дип табылуын билгеләп үтик. Дөрес, аның төзелештә геодезистларга ярдәм итүен, чокырлар казытып баганаларны утыртуда башлап йөрүен, төзүчеләрне эш кораллары һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торуын һәм башка эшләрдә катнашуын кире кагып булмый. Үзенең һәм исән калган ике ир-атның әйтүенә караганда, җимерелүгә китергән матчаны тиешенчә беркетмәүдә дә аның катнашы бар. П.Зайцев башлангыч чорда боларны гына түгел, ике кеше үлеменә китергән саксызлык кылуын да таный.

Ул сөйләгәннәр хак булган очракта да, төзелешне контрольдә тотарга тиешле җаваплы кешеләр кайда булган дигән сорау тумый калмый монда. П.Зайцев подрядчик та, прораб та түгел, ә хуҗалар кул астында эшләүче «кечкенә» кеше генә бит. Аның әлеге төзелештә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү өчен җаваплы кеше булмавын тикшерүчеләр дә аңлый, билгеле. Шуңа күрә җинаять эше дә төзелеш һәм кагыйдә бозулар бөтенләй искә алынмый торган саксызлык белән кеше үтерү турындагы 109 нчы маддә нигезендә кузгатыла.

Соңрак Петр бар гаепне үз өстенә алуын кече Шәрипов үгетләве һәм кызыксындыруы белән аңлата, шартлы хөкем белән калдырырга, «Штаб» та эшләгән өчен хезмәт хакын арттырырга вәгъдә иттеләр, адвокатка түләделәр, ди. Ләкин алга таба ошбу яклаучыдан баш тарта, үзен гади завхоз итеп күрсәтергә керешә, димәк, гаебен дә кире кага ул.

Зайцевның әйтүенә караганда, Фәрит Шәрипов барыбер күндерә аны. Эш шунда ки, законда саксызлык белән ике кешене үтерүчене җинаять җаваплылыгыннан азат итү мөмкинлеге дә каралган. Практикада бик сирәк очрый торган әлеге чараны куллану өчен гаепләнүченең, гаебен танып, «эшлекле» үкенүе (деятельное раскаяние) кирәк. Соңгысын зарар күрүчеләргә китерелгән рухи зыянны каплау өчен матди ярдәм күрсәтү дип белергә кирәк. Итәкләренә ут капкан Шәриповлар бу өлкәдә чыннан да эшлекле кылана. Мәсәлән, мәрхүм Р.Нуралиев гәүдәсен туган иле Дагстанга алып кайтып җирләү чыгымнарын күтәрәләр, Чаллы кешесе Р.Исмәгыйлев хатынына бер миллион ярым сум акча бирәләр. Ахыр чиктә, 2018 елның 18 июнендә тикшерү органнары гаебен танып тәүбә иткән П.Зайцевка карата җинаять эзәрлекләве туктатылу турында карар чыгара.

Ләкин бу ике кешенең үлеменә китергән очракның «йомылуын» белдерми әле. Зарар күрүчеләр гаепле­ләрнең җәзасыз калуы белән килешми, нәтиҗәдә, ике айдан җинаять эше яңартылып, тикшерү эшләре башлана. Ләкин бер айдан шул ук «эшлекле тәүбә» дигән билгеләмә белән тагын туктатыла. Җинаять эшен ачу һәм ябу гамәлләре барлыгы өч мәртәбә кабатлана.

Көрәш 2018 елның көзенә кадәр дәвам итә. Әмма бу хактагы рәсми хәбәр Мәскәүгә РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга барып җиткәч, хәл тамырдан үзгәрә. Чаллы тикшерүчеләре карарлары законсыз дип табылып, кискен чаралар да күрелә, ягъни берничә кеше эшеннән куыла. Җинаять эше тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә йөкләнә.

Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Илнур Әхмәтгалимов, бүтән экспертизалар үткәреп, эшне яңабаштан тикшерә. Әлбәттә, алдагы тикшерүчеләрнең абруйлы кешеләрне судан коры чыгарырга азаплануы көн кебек ачык була. Быел март аенда өлкән Шәриповка төзелеш барышында хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу аркасында ике кешегә үлем китерүдә рәсми гаепләү белдерелә. А.Нуралиева рухи зыян өчен 3 млн сум тәлап итә.

Бу, Мәскәү якадан алгач та, Шәриповларның корал ташлап көрәштән тукталуы булмый әле. Киресенчә, инде хәзер П.Зайцевны түгел, дүрт ир-егетне чакырып китергән Илшат Низаевны гаепле итеп калдырырга керешәләр. Моның өчен аны эшкә алучы, хезмәт хакы түләүче, кыс­касы, барысы өчен дә җаваплы зат итеп суд аркылы танытырга кирәк була. Нәтиҗәдә, Чаллы шәһәр судына мәрхүм Р.Исмәгыйлевның хатыны, зарар күрүче буларак гариза биреп, И.Низаевны иренә эш бирүче итеп табуны сорый. Ләкин Чаллы хөкемдары бер генә документ белән дә расланмаган әлеге дәгъваны кире кага.

Эшкә моның белән дә нокта куелмый. Шәриповлар ягы Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә һәм уңышка ирешеп куя, ягъни Р.Исмәгыйлева дәгъвасы канәгатьләндерелеп, Илшат Низаев эшкә алган, хезмәт хакы түләгән вазыйфаи зат дип табыла. Бу инде, чынлыкта, Шәриповларның җиңүен белдерә, чөнки барысы өчен дә алар түгел, Низаев гаепле булып кала бит.

Тикшерү комитеты судның ошбу карары шаһитларның, иң беренче чиратта, мәрхүмнәр белән бергә эшләгән И.Зыятдиновның каршылыклы фикерләре һәм башка нигезсез дәлилләргә таянып чыгарылган дип белдерә үзе. Әмма суд хөкемен тәнкыйтьләүдән файда юк. Шулай да тикшерү эшләре туктатылмый. Шаһитлар да, кем йогынтысына бирелүләрен танып, Низаевны Фәрит Шәрипов кушканны үтәүче итеп күрсәтәләр. Моны дәлилләр дә раслый. Әйтик, Зыятдинов, төзү материалларын Низаев сатып алды, дисә дә, алыш-биреш кәгазьләренең барысында да «Ф.Ф.Шәрипов» дип язылган.

Ахыр чиктә, 65 яшьлек Фәнис Шәрипов эше Чаллы шәһәр суды карамагына тапшырыла. Югарырак торучы судның аңа котылырга мөмкинлек бирүче карары булса да, Чаллы суды экспертизалар һәм башка тикшерү чараларында тупланган фашиткеч дәлилләрне кире кага алмый һәм абзыйны 3 ел ярымга колоние-поселениегә җибәрергә дигән хөкем чыгара.

Ошбу хөкем законлы, әлбәттә. Документлар буенча ул хуҗа һәм җавап­лы кеше булып тора бит. Чөн­ки төзелешнең хуҗасы да өлкән Шәрипов, төзергә рөхсәт тә аңа бирелгән. Әмма хөкемне гадел дияргә тел күтәрелми. Ирегеннән мәхрүм ителгән затның өлкән кеше булуында гына түгел сәбәп. Ә бәлки әти кешенең 1981 елгы улы аркасында, төгәлрәге, аның өчен утыртылуында. Чөнки чынлыкта төзелешне Фәрит Шәрипов алып барган, анда эшләүчеләр өлкән Шәриповны белмәгән дә дияргә мөмкин. Беренчесенең лаеклы җәза­дан котылу мөмкинлеге булган, икенчесенә андый бәхет елмаймаган, димәк.

Нәкъ ике ел дигәндә, ягъни 2019 елның 10 декабрендә әлеге эш Татарстан Югары судында яңадан каралды. Анда 1954 елгы мәртәбәле кешене бөтенләй акларлык сәбәпләр табылмады, аның каравы җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирүче күп кенә шартлар, мәсәлән, рухи зыянның өлешчә каплануыннан башлап, хөкем ителүченең дәүләт бүләкләренә лаек булган зат икәлегененә кадәр санап үтелде, мәрхүм төзүчеләрнен үзләренең дә саксызлык күрсәтүе билгеләп үтелде һәм, ахыр чиктә, Фәнил Шәрипов җәмгыятьтән аерырлык куркыныч зат түгел дип табылды. Димәк ки, Чаллы суды карары белән бирелгән 3 ел ярымлык япкынлык шартлы рәвештә үтәлергә тиеш дип, 2 еллык сынау срогы билгеләнде.

Наил ВАХИТОВ

Электронные версии

el versii 2

 

Полезные ссылки

prok rt

rt uslugi

u dom

kui mvd